Бер көнлек отпуск алып буламы?
Бер көнгә отпуск рәсмиләштерергә була, әмма аны килештергәндә сүз нинди отпуск турында баруын һәм аның графикка ничек туры килүен исәпкә алу мөһим. Бу хакта дәүләт органнары белән эшләү буенча директор урынбасары Павел Тихонов хәбәр итте дип яза RT сайты.
Беренче чиратта, түләнә торган еллык ял турында сүз бара: хезмәткәр ялын кыска вакытларга бүлүне сорый ала, ә ялның бер өлеше кимендә ике атна булырга тиеш.
«Түләнә торган еллык ял календарь көннәрендә бирелә һәм тулаем алганда, 28 көннән тора. Ике як килешүе буенча аны өлешләргә бүләргә була: хезмәткәр ялны «көнләп» сорарга, ә эш бирүче мондый форматны килештерергә хокуклы. Бу очракта бер шарт бар: ялларның бер өлеше кимендә 14 көн булырга тиеш», – дип аңлаткан белгеч.
Тихонов сүзләренчә, практикада иң мөһиме яллар графигын үтәү: ул эш бирүче өчен дә, хезмәткәр өчен дә мәҗбүри. Әгәр бер көнлек ял графикка алдан ук кертелмәгән икән, аны гадәттә килештерелгән үзгәреш аша – хезмәткәр гаризасы һәм компания карары буенча теркиләр.
«Тагын бер мәртәбә искәртәм, отпуск нәкъ менә календарь көннәр белән исәпләнә. Ялның бер көне – бер календарь көне, ә «эш» көне түгел», – дигән ул.
Белгеч эшләми торган бәйрәм көннәрнең ялга кертелмәвенә һәм түләнмәвенә аерым игътибар биргән, шуңа күрә мондый көнгә ял «билгеләргә» ярамый.
«Мәсәлән, 8 март көненә ял билгеләү мөмкин түгел – мондый көн отпуск көне булып саналмый. Шул ук вакытта, әгәр хезмәткәр 7 яки 9 мартка бер көн отпуск ала икән, ул гадәти тәртиптә теркәлә һәм аның озынлыгы «күчми»», – дигән Тихонов.
Әгәр дә хезмәткәргә бер көн эштә булмаска кирәк, ләкин түләүле ял турында килешеп булмый икән, хезмәт хакы сакланмый торган ял алу альтернатива булырга мөмкин, дип өстәгән белгеч.
«Ул ике якның килешүе буенча бирелә. Кайбер очракларда: никах теркәгәндә, бала туганда яки якын туганы вафат булганда эш бирүче биш календарь көне, картлык буенча пенсиягә чыгып эшләвен дәвам иткән кешеләргә – бер елда 14 календарь көне, I, II яки III төркем инвалидлыгы булган хезмәткәрләргә – бер елда 60 календарь көне, шулай ук турыдан-туры законда каралган башка очракларда ял бирергә бирергә тиеш», – дип йомгаклаган белгеч.
