Ильмира Нәгыймова егете белән аерылышуының сәбәбен әйтте
Бу көннәрдә Ильмира Нәгыймованың социаль челтәрдәге сәхифәсе янә күтәрелеш кичерәдер, чөнки артист тагын язылучыларына йөрәген ача. Ильмира Нәгыймова төрле телевизион тапшырулар кысаларында Руслан Кираметдинов белән аерылышканнан соң яңа мөнәсәбәтләрдә булуы, янәшәсендә терәк булырлык ир-атны очратуы турында әйтә килде. Шушы көннәрдә исә җырчы әлеге мөнәсәбәтләргә дә нокта куелуын хәбәр итте.
«Хәзерге вакытта мин беркем белән дә мөнәсәбәтләрдә түгел. Мин аларга нокта куйдым. Ничек бар, шулай әйтәм», – диде ул.
Җырчы сүзләренчә, 4 елга якын барган мөнәсәбәтләрнең төгәлләнү сәбәбе гади. «4 елдан соң янәшәмдәге кеше минем ике балам барлыгын аңлады», – дип аңлата ул.
Моннан алда гына Ильмира Нәгыймова алиментка бирүе турында да сөйләгән иде. Аның сүзләренчә, балаларының әтисе Руслан Кираметдинов кызы белән улына бернинди дә финанс ярдәме күрсәтми.
