Добавить новость
103news.com
Intertat.ru
Февраль
2026
1 2 3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Репродуктолог Фирая Сабирова: «Репродуктив проблемалар ачыктан-ачык беленми»

0

Бүген Татарстанда яшәүче ун парның икесе балага уза алмый – гаилә парларының 17 процентына «балага уза алмау» диагнозы куелган. Табиблар репродуктив сәламәтлек диспансеризациясе узуны бу проблеманы хәл итүнең бер юлы дип атый. Аның нидән гыйбәрәт булуы һәм аны ничек узарга икәнен «Татар-информ»га республика Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш репродуктологы Фирая Сабирова сөйләде.

«Репродуктив функция проблемалары авыртмый»

Сер түгел, бүген Россиядә дә, Татарстанда да туучылар саны кими. Моның сәбәпләре күп һәм аларның берсе – репродуктив сәламәтлекнең бозылуы. Ни кызганыч, табиблар тискәре тенденция күзәтә: кешеләрнең репродуктив сәламәтлеге сизелерлек начарланган.

Моңа түбәндәгеләр тәэсир итә:

  • генетика;
  • тормыш рәвеше – туклану, начар гадәтләр, физик йөкләнеш, стресс, йокы бозылу;
  • тышкы тирәлек һәм экология.

«Репродуктив функциядәге проблемалар ачыктан-ачык беленми. Әгәр безнең ашказаны яки йөрәк авырта икән, табибка барабыз. Репродуктив сәламәтлек авырту буларак беленми. Ир-атларда простатит яки варикоцеле (күкәй венасында варикоз киңәю) билгеләре булырга мөмкин», – дип аңлата Фирая Сабирова.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

Ир-атларда репродукция белән проблемаларга бирешүчәнрәк, чөнки алар үз сәламәтлекләрен гел яхшы дип уйларга күнеккән. Соңгы елларда ир-атлар арасында бу проблемалар арткан. Моннан 15 ел элек парларда бала булмауның сәбәбе 15% очракта ир-атларда булса, хәзер бу сан 30%ка җиткән: вазгыятьнең начарлануы күзгә күренеп тора.

«Татарстанда яшәүче 18 – 49 яшьлек кешеләрнең репродуктив сәламәтлеген тикшерәләр»

«Кешеләр теге яки бу проблемага юлыккач кына: балага уза алмаганда, йөклелек өзелгәндә яки сәламәт бала тумаса, табибка мөрәҗәгать итә. Безнең максат исә — бу проблемаларны башында ук ачыклау. Бу аларны дәваларга һәм кешенең бала табу сәләтенә зыян китермәскә ярдәм итә», – ди табиб.

Моның өчен 2024 елда Россиядә репродуктив сәламәтлекне бәяләү өчен диспансеризация башланды. Аның максаты: ир-атның бала ясау мөмкинлеген; хатын-кызның балага уза алу, баланы күтәрү һәм сау-сәламәт бала табу мөмкинлеген бәяләү.

Фото: © «Татар-информ»

«Бу диспансеризацияне 18-49 яшьлекләр уза. Аңлашыла, кырыктан соң балага узу мәсьәләсе ул кадәр кискен тормый. Актив репродуктив яшь – 20-35 яшь. Бу вакытта хатын-кызлар һәм ир-атлар гаилә кора һәм бала табуны планлаштыра. Бу безнең максатчан аудитория», – дип аңлата репродуктолог.

Диспансеризациядә табиблар пациентларны өч төркемгә бүлә:

  • Сау-сәламәт төркем – бала табарга телгән очракта, аларның проблемалары булмаячак, дип санала;
  • Куркыныч факторы булган кешеләр (тәмәке тарту, дөрес тукланмау, зарарлы җитештерүдә эшләү, артык авырлык);
  • Репродуктив сәламәтлектә ачыктан-ачык проблемалары булган кешеләр – аларга дәвалану таләп ителә.

«Диспансеризация яшәү урыны буенча уздырыла. Еракка барып йөрергә кирәкми – үзегез теркәлгән поликлиникада узасыз. Кагыйдә буларак, спермограмма анализы гына шәхси клиникаларда ясала, әмма алар белән дәүләт клиникасы килешү төзи», – дип аңлата Фирая Сабирова.

Репродуктив сәламәтлекне тикшерү «Гаилә» илкүләм проекты буенча бушлай үткәрелә, аны мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча узарга була. Аны теләсә кайсы вакытта узып була һәм моның өчен бер атна җитә.

Диспансеризация ике этаптан тора. Фирая Сабирова сүзләренчә, тикшеренүләр җыелмасы яшькә карап аерыла

Фото: © Фото: © «Татар-информ»

«Хатын-кызлар консультациясе бар, ә ир-атларныкы юк»

Диспансеризация ике этаптан тора. Фирая Сабирова сүзләренчә, тикшеренүләр яшькә бәйле. 18-29 яшьлек хатын-кызлар өчен беренче этап күпкә тулырак – ул гинекологта беренчел һәм кабат тикшеренүне, УЗИ, инфекцияләргә, онкоцитологиягә тикшерүне һәм сөт бизләрен тикшерүне үз эченә ала. 30 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызларда кайбер тикшеренүләр икенче этапта уза.

«Ир-атларда беренче этап – урологка күренү. Икенче этап – күрсәткечләр буенча тикшеренү. Минемчә, УЗИ, инфекцияләргә тикшерү һәм спермограмма анализы шундук кирәк. Күпчелек ир-ат җенси тормышта проблема булмаса, бала ясауда да барысы да яхшы, дип ышана. Чынлыкта исә, бу ике функция аерылып торырга мөмкин. Бездә бер очрак булды: яшь һәм карап торышка сау-сәламәт егет сперма доноры булырга теләде. Спермограмма аның бөтенләй дә сперматозоидлары булмавын күрсәтте», – дип сөйләде репродуктолог.

Тулаем алганда, ир-атларның репродуктив сәламәтлеге бераз күләгәдә кала. Доктор фикеренчә, моның сәбәбе – ир-атлар өчен махсус бүлекчәләр булмау.

«Хатын-кызлар консультациясе бар, ә ир-атларныкы юк. Алга таба, диспансеризация нәтиҗәсе буларак, ир-атлар консультацияләре барлыкка килер, дип өметләнәм», – ди Фирая Сабирова.

Ир-атларның репродуктив функциясе мәсьәләләре белән уролог-андролог шөгыльләнә. Әмма мондый белгечләр бик аз, гадәттә алар шәхси клиникаларда эшли.

«Илдә рәсми рәвештә «андролог» белгечлеге юк, гәрчә, дөньяда ул бар. Бәлки диспансеризация бу белгечлекне булдырырга һәм кешеләрне укыта башларга этәргеч бирер», – ди табиб.

«Кызганыч, безнең халлыкка үз саулыгыңны кайгырту культурасы хас түгел»

2024 елда репродуктив сәламәтлек диспансеризациясе пилот проект иде. 2025 елда аңа Татарстандагы бөтен медицина оешмалары да җәлеп ителде, табибларның бөтен мөмкинлеге бар иде. Шуңа да карамастан, план тулысынча үтәлмәгән. Медиклар моны кешеләрнең тикшеренергә килмәве белән аңлата.

«Барыбызның да иртәме-соңмы гаилә кору планы бар. Балага узу вакыты җиткәч, йөклелек сәламәт булсын һәм нәтиҗәдә сау-сәламәт бала тусын өчен, балага узганчы тикшеренергә кирәклеге турында сирәк кеше уйлый. Йөклелеккә әзерләнергә: авырлык турында уйларга, туклануны җайга салырга, витаминнар эчәргә, прививкалар ясатырга кирәк. Еш кына шундый хәлдә калабыз: хатын-кыз йөккә уза, табибка килә, ә ул булачак әни организмы йөклелеккә әзер түгеллеген ачыклый. Бактың исә, йөкле хатын-кызның кан басымы белән проблема, симерү була», – ди табиб.

Фирая Сабирова бер мисалны да әйтте. Бер хатын-кызның бөерләрендә хроник авыру була һәм бу йөклелек вакытында кискенләшә. Әгәр ул йөклелеккә кадәр диспансеризация узган булса, табиблар аңа әзерләнергә һәм балага узу өчен оптималь вакыт сайларга булышыр иде. Нәтиҗәдә, карын эчендә яралгыга инфекция керә һәм бала вакытыннан алда туа.

«Кызганыч, безнең халыкка үз саулыгыңны кайгырту культурасы хас түгел. Без берәр җиребез авырта башлагач кына табибка барырга күнеккән. Безгә тиз генә барысын да төзәтеп куя торган тылсымлы дару кирәк. Истә тотыгыз: саулыкның нибары 10 проценты гына сәламәтлек саклау өлкәсенә бәйле, ә калганы – һәммәбезнең үз җаваплылыгы. Безгә йөклелекне планлаштыру һәм үз сәламәтлегеңне кайгырту культурасын үстерергә кирәк дип ышанам. Бу культура бездә әкренләп барлыкка килә, тик бу тема турында күбрәк сөйләргә кирәк», – дип йомгаклый репродуктолог.

Чыганак: «Татар-информ», Роман Баданов







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России