ТУКАЙГА ЧӘЧӘКЛӘР
Бүген, 8 апрельдә, Дәвек авылы китапханәсендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 елга багышланган, "Тукайга чәчәкләр" дигән баш астында шигырь укучылар бәйрәме үтте. Бәйрәм ике турда узды. 1 нче турда балалар бакчасы һәм башлангыч сыйныф укучылары катнашкан булса, 2 нче турда 5-9 сыйныф укучылары ярышты. Кичәдә зурлар да бик теләп катнашты.