Новости Санкт-Петербурга
Мы в Telegram
Добавить новость
Главные новости Санкт-Петербурга
Санкт-Петербург
Февраль
2024

«Мисс Европа» Роза Гадиева: «Жюри әгъзалары минем провокацияләргә бирешмәвемне ошаттылар»

0
«Мисс Европа» Роза Гадиева: «Жюри әгъзалары минем провокацияләргә бирешмәвемне ошаттылар»

Азнакайда туып-үскән татар кызы Роза Гадиева Ливанда узган «Мисс Европа – 2024» бәйгесендә җиңүче титулына лаек булды. Бәйгедә булган вакыйгаларны, җиңүченең уй-кичерешләрен, бүтән илләрнең Россиягә карата мөнәсәбәтләрен «Интертат» өчен Россия Ислам институты студенты Эльза Минашаева ачыклады.

«Мисс Европа» бәйгесе Азия иле Ливан башкаласы Бәйрутта узды. Бу бәйгедә 2018 елдан бирле Россия вәкилләренең җиңгәне юк иде әле.

– Роза, җиңәрмен дип көткән идегезме? Нинди эмоцияләр кичердегез?

– Дөресен әйткәндә, ничек җиңгәнемне үзем дә белмим. Мин әле дә шок хәлендә. Моңарчы тарихи халыкара бәйгеләрдә булган юк иде. «Мисс Европа»да 20дән артык ил катнашты. Шундый күләмле бәйгеләрдә катнашыр өчен көчле һәм стресска чыдам булырга кирәк дип уйлыйм. Мин Ливанга берүзем килдем. Безнең илдә булган хәлләр аркасында, кайбер кызлардан «төрткәләүләр» дә сиздем. Кызганычка, анда, эмоциональ яктан булышыр өчен, әти-әнием дә, бүтән туганнарым да юк иде, чөнки бүтән кешеләрне алып бару финанс яктан бик катлаулы. Читен булды, хәтта сәхнәдә үк елап җибәрдем, чөнки нинди генә авырлыкларга карамастан, жюри мине югары бәяләде, һәм мин җиңеп чыктым.

– Бәйгегә ничек әзерләндегез?

– «Мисс Европа»га без 2 ай әзерләндек. Шуның өчен Татар мәдәни ресурслар үзәге («Таткультресурсцентр») миңа 2 ел дәвамында галимнәр ярдәме белән тегелгән Сөембикә күлмәген тәкъдим итте. Костюмны махсус минем өчен текмәделәр. Миңа кадәр күлмәккә тиергә бөтенләй ярамый иде, һәм миннән соң да шушы тыю калачак.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бу костюмны тегү өчен «КОКОН» иҗат лабораториясе 1 ел эзләнү эшләре алып барган, аннары 1 ел буе теккәннәр. Бу костюм Мәдәният министрлыгы уздырган дизайнерлар конкурсы кысаларында барлыкка килгән. Иҗат лабораториясенең җитәкчесе Римма Кашапова әйтүенчә, ул чорның артефактлары булмау сәбәпле, Казаннан фәнни төркем Мәскәү, Петербург, Әстерхан, Кавказдагы музейларны өйрәнгән. Боларның чыгымнарын Мәдәният министрлыгы үз өстенә алган. Затлы ефәк, тире, ювелир эшләнмәләр белән әзерләнгән костюм 1,3 миллион сумга төшкән.

– Әзерләнүдә кемнәр булышты?

– «Изумруд», «Мерген» кибетләре челтәренә, Динә Гарипованы «Евровидение»га әзерләгән дизайнер Ксения Рыкалинага, «Фурия Премиум» күн һәм мех салонына, доктор Горчакованың клиникасына, «Стоматология №3» челтәренә һәм бару-кайту ягын оештырган «Индрия» туроператорына бик зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шайдуллин да ярдәм итте. Шулай ук мин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Россия Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать иттем. Алар минем мөрәҗәгатьне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына адресладылар. Әйткәнемчә, министрлык миңа искиткеч күлмәк тәкъдим итте. Шулай ук, Ливанга очып киткәнче, минем өчен матбугат конференциясе ясады һәм бөтен оештыру мәсьәләләре белән булышты, аларга да бик зур рәхмәт. Бәйгегә әзерләнү – команда эше. 2 ай дәверендә без барыбыз да дуслашып беттек.

– Россиядә сайлап алу этабы ничек узды?

– Мин «Indiva Russia» дип исемләнгән бәйгедә катнаштым. Ул Мәскәүдә Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы ярдәмендә узды. Шуның ише конкурсларда бәләкәй генә ситуацияләр дә жюриның карарына бик нык тәэсир итә. Россиядә узган сайлап алу этабында да алар үз-үзеңне тотышыңны, кешегә яхшылык эшләүне, башкаларга карата ягымлы булуыңны – барысын дә күрәләр һәм карар чыгарганда саныйлар.

– «Мисс Европа»да нинди этаплар уздыгыз? Жюри нәрсәгә игътибар итте?

– «Мисс Европа» – тарихи бәйге. Бәйгене оештыручылар алдында бөтен илләрне дә берләштерү максаты тора, шуңа күрә без, катнашучылар буларак, туган ягыбызның милли үзенчәлекләрен күрсәтергә тиеш идек. Бәйге 10 көн дәвам итте. Без онлайн форматта үзебез турында сөйләп, визитка яздырдык, милли костюмыбызны тәкъдим иттек. Аннары ул видеоязмаларны зур экранда бөтен кеше алдында күрсәттеләр. Шулай ук без бәйге спонсорларының компанияләренә, заводларына, стоматология клиникаларына бардык. Анда жюри әгъзалары безнең үзебезне ничек тотканыбызны бәяләделәр, тормышта була торган ситуацияләрдән ничек итеп чыгуыбызны карадылар, төрле кызыклы сораулар биреп сынадылар.

Бәйгедә дефиле этабы булмады. Жюри безнең тышкы кыяфәтебезгә генә түгел, эчке матурлыгыбызга да карады. Тавыш бирү онлайн форматта узгач, аларның намуслылыгында шик юк иде.

– Бүтән илләрнең Россиягә карата мөнәсәбәте нинди иде? «Төрткәләүләр» булдымы?

– Ливан халкының Россиягә карата мөнәсәбәте яхшы дип күрдем. Ләкин безнең илне яратмаучылар да булды. Хәтта фотога төшкәндә дә яныма басасы килмәгән кызлар да бар иде. Мин аларның «һөҗүмнәренә» игътибар итмәскә тырыштым, чөнки жюри беренче очракта кычкырыша белә торган кызлар арасыннан түгел, «леди» арасыннан сайлауларын төгәл белдем.

Минем белән дуслашып киткән кызлар да булды. Мәсәлән, Белоруссиядән килгән конкурсантка миңа карата бик ягымлы иде, контактлар белән алыштык. Ул минем яныма Казанга киләм дип әйтте.

– Үзегезнең көчле якларыгыз турында сөйләгез әле.

– Жюри әгъзалары минем провокацияләргә бирешмәвемне яраттылар. Алар минем реакциягә таң калдылар. «Роза, син ничек җавап бирми каласың, аларга каршы шулай нык торасың?» – дип сорыйлар иде. Мин миңа карата негатив булган кешеләрнең фикере белән кызыксынмыйм, чөнки иң мөһиме – үз-үзеңә карашың дип уйлыйм. Бүтән кеше өчен җавап та биреп булмый, алар өчен борчылуның мәгънәсе юк. Тик үзеңнең нинди кеше икәнеңне, эшләгән эшләреңнең нәтиҗәсе нинди икәнен аңларга кирәк. Жюри соравына нәкъ менә шундый җавап бирдем. Шулай ук жюри минем интеллигент һәм ягымлы булуыма, гарәп телен яхшы белгәнемә сокланды.

– Бәйгедә катнашыр өчен нинди шартлар үтәргә кирәк иде?

«Мисс Европа»да катнашыр өчен, беренчедән, син озын буйлы булырга тиеш. Икенчедән, кияүдә булмаска тиеш. Өченчедән, инглиз телен белү – мәҗбүри. Матурлык конкурсында җиңү өчен чибәр генә булу җитми, анда эчке сыйфатларыңны күрсәтергә кирәк. Иң мөһиме – күңел матурлыгы.

Роза Гадиева Азнакай районында туган, хәзер Казанда яши. Белеме буенча – лингвист, Мәскәү нефть компаниясендә тәрҗемәче булып эшләгән, соңрак чәчәк сату бизнесы ачкан. Аның 5 һәм 7 яшьлек ике баласы бар, гарәп һәм инглиз телләрен белә. «Интертат»ка ул үзенең татарча аңлавын, әмма сөйләшмәвен әйтте. «Балаларны бәйге вакытында әни янында калдырам, ул миңа бик ярдәм итә һәм теләктәшлек күрсәтә. Балаларны беренче тапкыр озак вакытка калдырып китәм», – дигән ул «Татар-информ»га.

– Гаиләгез «Мисс Европа»да катнашуыгызга ничек карады?

– Әти-әни Мәскәүдә узган сайлап алу этабы турында белми дә калды, чөнки кафеда дустымнан «Indiva Russia» турында белгәч, шул ук көнне бәйгегә очтым һәм җиңү яуладым. Әти белән әни шаккаттылар. Әти-әни кечкенәдән миңа сайлап алу иреклеге бирделәр, шуңа күрә дә мин тормышта үз юлымны үзем төзергә өйрәндем. Алар хәзер дә миңа һәрвакыт ярдәм итеп, мине рухландырып торалар. Шуның өчен мин аларга бик рәхмәтле.

– Роза, үзегезнең шәхси тормышыгыз турында да сөйләгез әле.

– Мин инде 12 ел Казанда чәчәк китерү бизнесын алып барам. Шулай ук модель булып та эшлим. «Мисс Европа»да җиңгәч, контрактлар саны күпкә артты. Яраткан әти-әнием һәм ир туганым бар. Ир туганымның да Казанда үз бизнесы бар. Үзем Казанда яшәсәм дә, әтием Илһам һәм әнием Рәмзия әлеге көндә Азнакайда яши. Алар хәзер пенсионерлар, аларның үз кибетләре бар. Башлыча алар минем яныма килеп хәл белешәләр, әмма гаиләбездә бик кызыклы традиция барлыкка килде. Мин ел саен Яңа елга туган йортка кайтам, һәм без гаиләбез белән шушы бәйрәмне бергә үткәрәбез. Әнием пешергән тәмле әйберләрне бик яратам, ел саен Яңа ел бәйрәмен сагынып көтеп алам.





Губернатор Санкт-Петербурга Александр Беглов
Москва

Собянин рассказал, как электробусы помогают улучшать экологическую ситуацию





Москва

Концертный директор для музыкантов. Концертный директор для певцов. Концертное агентство в Москве. Букинг агентство. Организация концертов и гастролей.


Губернатор Санкт-Петербурга Александр Беглов

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин рассказал, как электробусы помогают улучшать экологическую ситуацию



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Фёдор Шаляпин

«Всю жизнь я зарабатывал пением и… легким аферизмом». Прохор Шаляпин раскрыл источники дохода в шоу «Вкусно с Анфисой Чеховой» на ТВ-3




Спорт в Санкт-Петербурге

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Поклонники Талькова продолжают приходить к могиле певца через 33 года после трагедии

Мужчина дважды выстрелил в прохожего на футбольном поле в Петербурге

В первокурсника дважды выстрелили на футбольном поле в Петербурге


Бьянка Андрееску

Бьянка Андрееску: «Мне нравится, что на траве, поскольку она намного быстрее грунте, меньше времени на раздумья»



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Санкт-Петербург

Губернатор Петербурга поручил создать центр соцобслуживания в Северной долине



Частные объявления в Санкт-Петербурге, в Ленинградской области и в России