"Авангард"та хезмәт алдынгыларын бүләкләделәр
0
![](http://www.buinsk-tat.ru//media/k2/items/cache/f85c69e258fa1e3fd07e321cb5f74e94_S.jpg)
Яңа ел алдыннан “Авангард” агрофирмасында зур тантана узды – традиция буенча еллык эшкә нәтиҗә ясадылар һәм хезмәт алдынгыларын бүләкләделәр. Уңганнар күп биредә, алар Кайбыч авылы мәдәният йортының тамашачы залына көчкә сыештылар. Хезмәтне оештыра белүләре, тырышлыклары белән ирешкән нәтиҗәләре быел да саллы. Авангардлылар алар белән районда да, “Ак Барс” холдинг компаниясенә кергән агрофирмалар арасында да, республикада да алдынгылыкны билиләр. - Бер яктан агымдагы ел безнең өчен уңышлы булды, икенче яктан һава шартлары аркасында алга куелганның барысына да ирешә алмадык. Язгы чәчүне бик кыска срокта үткәреп, аны 30 апрельгә төгәлләдек. Аннан соң 70 көн яңгыр яумады. Тырыштык, хәлдән килгәннең барысын да эшләдек һәм бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 30, шикәр чөгендереннән 388 центнер уңыш алдык. Ике ел бөртеккә кукуруз һәм соя үстерәбез. Дуңгызчылык тармагы өчен мөһим булган сояны моңа кадәр Аргентинадан кайтарта идек. Аңа бәяләр арта, быел үзебездә игү ике тапкырга диярлек арзангарак төште. Киләсе елда үз ихтыяҗыбызга тулысынча җитәрлек һәм сатуга да орлык хәстәрләдек. Татлы тамыр игү безгә – 15 миллион сум, бөртеклеләр 35 миллион сум чиста табыш китерде. Дуңгызчылык продукциясенә быел бәяләр яхшы булды. Аннан 1300 миллион сум тирәсе, ә тулаем агрофирма буенча 1730 миллион сум тирәсе акча төшеме алыныр дип көтелә. Чиста табыш 450 миллион сумннан ким булмаска тиеш. Табышны һәрвакыт яңа техника алуга да тотабыз. 3 елдан күбрәк вакыт эчендә моңа 350 миллион сумнан күбрәк, шул исәптән быел 100 миллион сумнан күбрәк акча тотылды. Төзелешләрнең дә туктап торганы юк. Бүген бездә иң заманча ындыр табагы. Былтыр складлар белән бөртек киптерү комплексын сафка бастырдык, быел тагын бер орлык линиясен эшкә җигә алдык. Остаханәләребез дә барлык таләпләргә җавап бирә торган. Кыскасы, эшләгәнебез иң элек хезмәтебез шартларын яхшыртуга юнәлтелә. Әйләнеш средстволары хисабына сугым цехын төзеп бетереп киләбез. Аны киләсе елның икенче кварталында тантаналы төстә ачарга планлаштырабыз,- дип ирешелгәннәр белән кыскача таныштырды агрофирма директоры Николай Курчаткин. Аның урынбасарлары, агрофирманың баш белгечләре күрсәткечләргә җентеклерәк тукталдылар, эшләп бетерелмәгәнне, җитешсезлекләрне бетерү юлларын, киләчәккә планнарны барладылар. Биредә потенциал әле зур, аны тулысынча кулланырга теләүче белгечләре, армый-талмый эшләүче хезмәтчәннәре бар. “Ак Барс Буа” агрофирмасының башкарма директоры Илшат Шаһиәхмәтов нык җитәкче командалы, нык коллективлы, нык күрсәткечле әлеге нык хуҗалыкның исеме республикада еш яңгыравын әйтте. Коллективка теләкләрен шигырь юлларына салып та җиткерде. Аннан соң чыгыш ясаган “Ак Барс” холдинг компаниясе генераль директоры урынбасары Камил Галиев, муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов, Чуашстанның Цивильск районы, республиканың агрофирма хезмәттәшлек иткән төрле җәмгыятьләр вәкилләре һәм башка тагын бик күпләр авангардлылар эшчәнлегенә соклануларын белдерделәр, киләчәктә дә марканы төшермәүләрен, еллар да уңышлы килеп, күрсәткечләрне тагын да арттыруларын теләделәр. Һәр тантананың иң күңелле өлеше – уңганнарны бүләкләү. Алар хезмәттәшләренең, кунакларның көчле алкышлары астында бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелеп кенә тордылар. Белгечләргә, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә “Ак Барс” холдинг компаниясенең алтын һәм көмеш күкрәк билгеләре, “Хезмәт батырлыгы өчен” медальләре, компаниянең, Буа һәм Цивильск муниципаль районнарының, агрофирманың Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр, район газетасына подписка рәсмиләштерү квитанциясе, кайберләренә хезмәт автомобильләре, тракторлар ачкычлары тапшырылды. Уңганнарны газетабыз мөхәррире Гакыйл Камалетдинов та бүләкләде. Район үзешчәннәре яңгыраткан җырлар һәммәсенә бүгенге һәм якынлашып килүче Яңа ел бүләге булды. Гакыйл Камалетдинов, Әлфия Шәрәфетдинова. Авторлар фотолары.