Теләнче Тамак авылы каһарманы – I дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры Ибраһим Хәйретдинов
Кая карама, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылау буенча төрле чаралар тормышка ашырыла. Теләнче-Тамак мәдәният йортында да бу вакыйгага багышланган чаралар үткәрелә. Бу көннәрдә төрле стендлар ясыйбыз. Яу кырына киткән авылдашларыбыз исемлеген барлаганда, күңелләр тетрәнеп куя, күз яшьләре килә. Гаиләләрен калдырган ирләр, сөйгән ярлары белән вәгъдәләшеп киткән егетләрнең билгесез язмышлары күз алдына килә.
Менә шулай дип җырлап урам әйләнеп киткән ир-егетләрнең бик азына гына кире әйләнеп кайту насыйп була шул. Исән калганнарның да, сугыш җирендә ятып калганнарның да каһарманлыгына сокланмый мөмкин түгел. Алар һәр буынга да үрнәк.
Шуларны уйлап, булган язмаларны барлап, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршы алырга насыйп булган бердәнбер сугыш ветераныбыз, авылдашыбыз – Ибраһим абый Хәйретдинов турында язарга булдым.
Ибраһим Хәертдин улы Хәйретдинов – сугыш юлларын узган ветераныбыз. Ул Теләнче Тамак авылында комбайнчы булып эшләгән. 1944 елның февралендә армия сафларына алганнар. Ярты ел Уфа шәһәре янында запастагы полкта хәрби өйрәнүләр үткән. Кече сержант званиесендә шул елның октябрендә сугышка кергән. 82 миллиметрлы миномет расчеты командиры итеп билгелиләр аны. I Украина фронтында сугыш чирканчыгы алган, каты бәрелешләрдә катнашкан. 1945 елның мартында, Берлинга 90 километр кала, снаряд кыйпылчыгы тиеп яралана ул. Тамбов өлкәсенең Моршанск шәһәрендә бик озак дәвалаганнан соң II группа инвалид булып туган авылына кайта.
Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Ибраһим Хәйретдинов I Дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
Бөек Ватан сугышы ветераны Ибраһим ага бүгенге көндә авылыбызда кызы һәм улы тәрбиясендә яши. Өйләре җылы, якты, ашлары тәмле булса да, сугышта алган яралар үзен сиздереп сыкрап торалар. Ил азатлыгы өчен яуга күтәрелеп, күпкә куәтле дошманнарны җиңеп кайткан ветераннарыбызның сафлары сирәгәйгәннән-сирәгәя бара. Авылыбызда алар икәү генә калган иде. Кызганычка каршы, 23 гыйнвар көнне 91 яшен тутырганда ветераныбыз Солтан абый Мөхәммәтгатин бу дөнья белән хушлашты.
Җиңү зур югалтулар, мәңге сүрелмәс кайгы-хәсрәт аша бирелде. Килер буыннарга сугыш афәтен күрергә язмасын, ветераннар батырлыгын үрнәк итеп, тормышның кадерен белеп яшәргә кирәк.