Башкортстанда алты яшьлек бала югалган
![Башкортстанда алты яшьлек бала югалган](https://intertat.tatar/attachments/fb7c4989c2244494d2216135e04823e47ccc8702/store/crop_and_fill/0/28/800/449/780/440/86da3491d1718ee67ff21a72b652e8d86e48b7544cbcad485259594c9f81/S97vhIqTn5Y_jpg_crop1591413146_ejw_800_jpg_crop1591531340_ejw_800%5B1%5D.jpg)
Башкортстанның Салават районындагы Урмантау авылында яшәүче алты яшьлек Ранель Ганиев 5 июньдә югалган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте. Бала өйдән чыгып китә һәм шуннан әйләнеп кайтмый. Әти-әнисе баланы тапмагач, эзли башлаганнар, аннары полициягә мөрәҗәгать иткәннәр. «Бала табылмады. Эзләү дәвам итә», — дип сөйләгәннәр «Лиза Алерт Башкортостан» эзләү отрядында. Малай турында белешмәсе булган һәркемгә 8-800-700-52-54 шалтыратырга сорыйлар. Ранельнең буе 110 см чамасы, ул чандыр гәүдәле, саргылт чәчле, зәңгәр күзле. Баланың өстендә зәңгәр кофта, караңгы-зәңгәр шорты, аягында ачык төсле сандали булган. Ранель Ганиев югалганнан соң, «нәни баланы үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. «Бала моңа кадәр дә югалган булган. Ул чакта аны әти-әнисе эзләп тапкан һәм өйгә алып кайткан», дип хәбәр итте Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте.