Уфа районында коточкыч авариядә дүрт кеше үлгән
![Уфа районында коточкыч авариядә дүрт кеше үлгән](https://intertat.tatar/images/uploads/news/2023/8/21/74cf585951eabbb0fda5b50317201c36.jpg)
Башкортстанның Уфа районында юл һәлакәтендә 4 кеше үлгән. Бу турыда «Башинформ» республиканың баш автоинспекторы Владимир Севастьяновка сылтама белән хәбәр итте.
Фаҗига 20 августта була. Биредә «Лада Гранта» һәм йөк ташый торган «Газель» кара-каршы бәрелешә. Авариядә «Лада» йөртүчесе һәм салондагы 3 пассажир һәлак була. «Газель» йөртүчесенә дә ярдәм таләп ителә.
Якынча версия буенча, җиңел машина йөртүчесе рульдә йокыга киткән.