Новости Уфы
Мы в Telegram
Добавить новость
Главные новости Уфы
Уфа
Ноябрь
2023

Ризат Рамазанов: «Бу акчага машинага бензин салыргамы, ашаргамы, дигән чаклар да бар иде»

0
Ризат Рамазанов: «Бу акчага машинага бензин салыргамы, ашаргамы, дигән чаклар да бар иде»

Тамашачыны һәр ай саен яңа җыр белән сөендергән, сәхнәдә үзләренең зәвыклы киемнәре белән балкып торучы җырлы гаилә Рамазановларның иҗаты беркемне дә битараф калдырмый. «Бул үземә генә», «Син диеп», «Авылкаем» һәм башка бик күп җырлары һәркемнең йөрәгендә урынган. Әңгәмәбез дә Зинира һәм Ризатның иҗатлары турында башланды.

«Ризатны беренче концертларда үк танып алалар иде»

- Зинира әйтегез әле сез ничә ел иҗат белән шөгылләнәсез?

- Быел безнең 6 нчы сезон концертыбыз.

- Мактаулы исем бирергә дә кирәктер сезгә?

- Бирсәләр бирәләр , алай соранып йөрмибез. Иң мөһиме - тамашачы янында булып, ел саен үзебезнең «сольный» концертларны күрсәтеп, гастрольләрдә йөрергә язсын.

- Әгәр мактаулы исем бирсәләр, иң беренче Ризатка бирерләр идеме? Әллә Зинирагамы?

- Мин нишләптер икебезгә бергә бирерләр дип уйлыйм. Без алай аерым алдан үзебез генә йөрмәдек. Белмим, ничек булыр инде.

- Рамазановларның кайсысы популяр?

- Без икебез дә бер дәрәҗәдә. Безнең алай аерым концертлар белән йөргән булмады. Ләкин Ризат студент вакытта ук Илсөя Бәдретдиновада эшләп алды, аннан соң – «Кредит» юмор төркемендә. «Бул үземә генә» җырын яздыргач, без гастрольгә чыга башладык. Бәлки, Ризат популяррактыр, аны хәтта иң беренче концертларда да танып алалар иде. Ул, кыска итәк киеп, юморда катнашып йөргән кеше бит. Шул вакытта ук аны таныйлар иде.

- Юмор дигәннән, хәзер татарда юмор бармы ул?

- Иң авыры – юмор. Татар юморы тагын да авыррак, чөнки татар менталитеты бар. Юмор – ул тәртипле дә, билдән түбән булырга да тиеш түгел. Иң авыры юмор булса да, тамашачыны барыбер ничек тә булса көлдереп алырга кирәк. Ризат концертны үзе алып баргач, нәрсәдер уйлап чыгарып сөйләми, ә тормыштан алынган, үзебез белән булган кызыклы вакыйгаларны сөйли.

«Татар сәхнәсе шоуга әйләнеп бара»

- Концерттан соң «бу җире ошап бетмәде» дигән тәнкыйтьләр килмиме?

- Баштарак булгалады. Ул вакытта үзебез дә кемгә нәрсә кирәген белмәгәнбез, аңламаганбыз да, ялгышлыклар да күп булгандыр. Кеше яши- яши өйрәнә. Бу сезон концертыннан андый кисәтүләр килмәде әле.

- Концертның чыгымнары да күптер?

- Кешегә бөтен нәрсә булырга тиеш: матур костюм, матур җырлар, яхшы аранжировка һәм матур бизәнгән җырчы. Артистлар сәхнә бизәлешен көннән-көн матурайта. Мәскәү дәрәҗәсендәге концертлар куялар. Без олы яшьтәге артистлардан, коллегалардан карап үрнәк алабыз.

Хәзер татар сәхнәсе шоуга әйләнеп бара, һәм халык та шуңа күнекте. Элек, мәсәлән, концертларны бер баян белән генә алып барсалар, хәзер халыкны көчле тавыш белән баянга җырлап кына җәлеп итә алмыйсың. Алар бер җыр тыңларга мөмкин. Кешегә шоу кирәк. Хәзер без буталчык заманда, шуңа күрә кеше концерттан бөтен дөньясын онытып, матурлык күреп, ял итеп кайтып китәргә тиеш.

- Заллар тутырып буламы соң? Шушы замандагы буталчылыклар комачауламыймы?

- Безнең ул вакытта Уфа концертлар иде, концертларны туктатып, залларны яңадан җыярга туры килде. Бик авыр булды, тамашачыны да аңлыйбыз. Уйлап кара: синең балаң сугышка китеп бара, кемгә концерт кирәк? Әле ярый концертларга килеп утыралар, тамашачыларга хөрмәтебез бик зур! Кем сугыш вакытында концерт куеп йөри инде дип безне сүгүчеләр дә күп. Ә бит элеккеге заманга карасак, Бөек Ватан сугышы вакытында да концертлар куйганнар. Чөнки халыкны нәрсә белән булса да оныттырырга кирәк. Алай әйтергә ярамаса да, без дә елап кына утыра алмыйбыз. Безнең төркемдә 13 кеше – аларның да гаиләләре бар, аларны да «акчалатырга» кирәк. Һәм инде безнең үзебезнең дә балалар бар бит.

- Сәхнәдән сезгә күз тигәне бармы?

- Бар һәм бик сизелә. Концерт барышында я алка төшеп китә, я төймәләр ычкына. Кайвакыт концерт беткәч, үземне җыя алмыйм. Витамин С, кофе эчәм. Кеше бәлки явызлык белән дә карамыйдыр, кемнеңдер күзе дә каты була.

«Ризат кем беләндер хыянәт иткән» дигән пиар тәкъдим иттеләр»

- Хәзер күп кенә артистлар пиар куллана. Сезнең пиар ысуллары кулланганыгыз бармы?

- Пиар кулланганыбыз юк. Ләкин тәкъдим иткәннәре бар. Бер тапкыр концерт алдыннан: «Сез ничектер тыныч кына барасыз. Хәзер парлы җырчылар да бик күп. Әйдәгез сезгә шау-шу куптарып алыйк - «Ризат кем беләндер хыянәт иткән». Имеш, шуннан фотолар ясыйк, менә шундый пиар эшләп алыйк әле» дип әйткәннәре бар.

Хәзер күп артистлар, аерылышып, ни генә кыланмыйлар! Без Ризат белән утырып уйланганнан соң, андый пиарны күз алдыбызга да китерә алмавыбызга инандык. Чөнки тамашачыны артист кеше тәрбияли. Сәхнәдә – матур гаилә, матур җырлар һәм матур сөйләм аша гына тамашачыны гашыйк итә белергә кирәк. Ә концерт алдыннан мондый пиар эшләү безнең иҗатка хас түгел.

- Әле күптән түгел генә Ришат Фазлыйәхмәтов хатыны Тәтишканың аерылушу һәм кавышуын халык пиар дип кабул итте. Ә сез ни әйтер идегез?

- Без Ришат белән татарча солянкаларда күрешәбез. Ләкин аны-моны сизмәдек. Моның турында бер ни дә әйтә алмыйм – пиар булганмы ул, әллә чынбарлыкмы... Ялганлыйсым килми, бәлки пиар да булгандыр.

Шул вакытта әңгәмәбезгә Ризат килеп кушылды.

«Җырчыны җыр итә»

- Ризат, иҗатыгызны яратып күзәтеп барам. Тамашачыларны һәр ай саен яңа җырлар белән сөендерәсез. Тамашачы шулкадәр яңалыкны кабул итеп бетерә аламы икән?

- Кайбер кешеләр әйтә – «өсте-өстенә җыр чыгарасыз, радиоларда әйләндереп бетерергә дә кирәк бит», диләр. Без инде булдыра алганча яңа җырларыбызны эшләп, тамашачыга җиткерәбез. Без һаман эзләнүдә. Җырчыны җыр җырчы итә, диләр. Җырларыбыз көчле булып, сәхнәдә үзебезне матур тотып, матур яшәсәң генә, бу тормышта һәм сәхнәдә алга китеп була.

Матур киенергә, матур җырлар яздырырга, эшләргә кирәк. 24 сәгать буе эшләгән кеше генә алга китә ала. Эстрадада кемнәр беренче урында? Көн-төн эшләгән кешеләр. Беркемгә бернәрсә китереп бирмиләр, төннәрен йокламыйча хәләл юл белән эшләнгән эшләр алар. Бу дөньяда бернәрсә дә җиңел генә килми.

Безгә кеше әйтә – «тиз күтәрелдегез» диләр. Әле ул «тиз күтәрелеп», кешегә күренгәнче син башта күпме эшлисең! Безнең шундый вакытларыбыз бар иде – туйлар алып бардык, ә шул туйга барыр өчен машинага бензин кирәк, ашыйсы да килә... Я бензин, я ашау ягын кайгыртасың. Ашамыйча туй алып барырга китә идек, чөнки машинага бензин кирәгрәк.

- Җыр сүзләрен ничек сайлыйсыз?

- Җыр сүзләрен Айдар абый үзе әзерләп куя. Ул җыр сүзләренә бик җитди карый. Кайвакыт бүтән автордан җыр алсак: «Энем килде-китте сүзләргә игътибар итмәгез. Матур,мәгънәле сүзләрне алыгыз», – дип киңәшен бирә. Сүз кешене тартып китерә.

- Командагыздан ничә кеше эшли?

- Командада 13 кеше эшли – музыкантлар, биючеләр, техник группа һәм шоферлар.

Ерак юлларга да күп чыгабыз. 800 км барып концерт куеп, кич белән тагын 800 км кайтабыз. Адай да була.

- Узган ел бер интервьюда: «Машинада Зинира ятып кына йөри», дигән идегез. Сәламәтлеге ничек?

- Хәзер дә шулай йөри. Бигрәк тә ерак юлларга чыкканда ятып бара.

«Хәзер авылда яшелчәләрне әзерәк утырталар»

- Зинира, ничек сезнең кебек чибәр булып була? Сере нидә?

- Үзеңне иренмичә карарга кирәк. Без, мәсәлән, сәгать дүрттә гастрольдән кайтып ятабыз. Көндезен һәм кичен балалар белән буласы килә. Шуңа күрә, иртүк сәгать 8 гә косметологияга язылам: балалар уянганчы, Ризат торганчы. Нәрсә генә булса да, үзеңне карарга кирәк. Артист кеше матур булырга тиеш, чөнки сәхнәгә иң беренче артист чыга, аңа карыйлар. Аннан соң гына җыр һәм киемгә.

- Кайнанагыз белән якын дуслармы сез?

- Әйе, Аллага шөкер. Ул - безнең замана әбисе. Икенче ел инде Рияз белән Айгизәне карарга булыша. Әгәр дә өйдә аңлашылмаучанлык чыкса, ул – минем яклы.

- Улыгызга ничә яшь булды?

- Ике яшь ярым. Балалар бакчасына йөри башладык. Елый, ияләшә алмый әле. Тәрбияче апалары «әйбәт уйный, балаларны бик ярата, «апа, апа» дип артттан йөри», диләр.

- Балаларыгыз «авыл җанлы» ахыры?

- Әйе, икесе дә мал аслары җыештырып, җәй буе малларга печән салып, авылда мәш киләләр. Рияз хәтта фермада йокларга мөмкин, курыкмый. Әгәр дә машинага чыгып утырсак, авылга кайтабыз «бабай, дәү», дип әйтә башлый. Ә кайтмаганны аңласа, елый.

Икесе дә авылны бик яраталар! Авылда булсыннар, шәһәрдә телефон, телевизор карап ятканчы. Авыл җанлы булып, эшләп, эш күреп үссеннәр, дибез. Кешене эш тәрбияли бит!

- Авылга ял итәргә кайтасызмы? Әллә эшләргәме?

- Төрлечә, ял да итәбез, эшлибез дә. Илзирә, үзең беләсең, безнең график бит. Яллар туры килгәндә кайтырга тырышабыз. Дөресен генә әйткәндә, хәзер авылда яшелчәләрне әзрәк утырталар, шуңа күрә әти- әни безгә эш калдырмаска тырыша.

- Ризат, авылда нинди эш эшләргә яратасыз?

- Иң яратмаган эшем – чүп утау, бәрәңге чүпләү. Җәй көне печән чабабыз, печән алып кайтабыз, бакчага су сибәбез, утын ярабыз - авылда нинди эш бар, шуның барысын да эшлибез.

-Зинира, кызыгыз Айгизәнең иҗатка омтылышы сизеләме?

- Биергә ярата. Бер ике ел «Тодс»та йөреп алган иде, ә быел «Сәйдәш»кә бирдек. Мин үзем дә халык биюенә йөргән кеше, чөнки кыз кеше өчен бию бик кирәк. Хәзер кайбер балаларны карыйм – татарча бии дә белмиләр. Шуңа күрә Айгизәгә «бер ике ел йөр, кыз бала матур биергә тиеш, син – артист баласы, тикшереп карап торырлар, үзең кыен ситуациядә калырсың», дигән идек. Баштарак бик йөрисе килмәде, хәзер ияләнде, бик яратып йөри.

«Һәр мизгелнең кадерен белеп яшәргә кирәк!»

- 2024 нче елда «Зинирага -35» юбилей концерт программасы да көтелә икән.

- Бу концерт башка төрле программа белән булачак. Иҗатташ дусларыбыз Рифат Зарипов, Вадим Захаров, шулай ук парлы җырчыларыбыз чыгыш ясаячак. Менә шулай бергә тамашачы белән үткәрәсе килде.

Ризат әйтә: «35 яшеңне үткәрмәсәң, ничә яшеңне үткәрәсең?», ди. Үзем үткәрергә теләмәдем. «Нәрсәгә кирәк инде Ризат? Кафесы да кирәкми, өйдә рәхәтләнеп балалар белән үткәрербез» дигән идем. «Юк менә әнисе, без беребез дә гомерлек түгел. Матур җырларыбыз бар. Нигә юк?», дип мине күндерде.

- Әгәр дә сезне кибеттә, яки кафеда күрсәләр, килеп фотога төшик әле диеп сорасалар, ризалашасызмы?

- Әлбәттә, рәхәтләнеп! Үзебезгә дә, кешегә дә бик рәхәт була. Без бөтен концерттан соң фотога төшәргә тырышабыз. Без андый әйберне бик яратабыз.

- Тормышны яратасызмы?

- Әйе яратам! Илләребез тыныч булсын, сау- сәләмәт булыйк! Менә Ризат белән уйлыйбыз, гел каядыр чабабыз, ашыгабыз. Һәр мизгелнең кадерен белеп яшәргә кирәк. Без кунак кына. Кешенекенә тимичә, урламыйча , үзебезнең хәләл юл белән концертларны куеп, тамашачыларыбызга хыянәт итмичә аңлап яшәргә язсын!

- Бик зур рәхмәт сезгә! Иҗатыгыз гөрләп торсын! Безне, тамашачыны матур җырлар, клиплар белән сөендереп торыгыз!





Глава Башкортостана Радий Хабиров
Башкортостан

Глава Башкирии Радий Хабиров посетил Сабантуй в Белебее





Москва

Триумфальное возвращение Льва Лещенко на сцену спустя месяцы затишья. Артист презентовал дуэт с солистом группы “Парк Горького” Сергеем АРУТЮНОВЫМ


Глава Башкортостана Радий Хабиров

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Башкортостан

Глава Башкирии Радий Хабиров посетил Сабантуй в Белебее



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Моргенштерн

Барецкий пригласил Моргенштерна выступить в России




Спорт в Башкортостане

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

XV молодёжный палаточный фестиваль «Каменный пояс — 2024»

The Hockey News о первой россиянке, задрафтованной женской НХЛ: возможно, это «кража» года

Шамиль Газизов: «Уфа» — мой родной клуб, рад чемпионству во Второй лиге


ATP

Хачанов вылетел с турнира ATP в Хертогенбосхе после первого же матча



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Минск

Лукашенко обратился к Рамафосе



Частные объявления в Уфе, в Башкортостане и в России