Татарстандагы ике трассада машина йөртүчеләрне кисәтә торган «уклар» барлыкка киләчәк
(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстандагы ике трассада машина йөртүчеләрне алдагы транспорт чарасын узу тыелган зона башлануы турында кисәтә торган «уклар» барлыкка киләчәк. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдрахманов ТР Министрлар Кабинетында узган Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышында шул хакта хәбәр итте.
13 гыйнварда «Волго-Вятскуправтодор» федераль казна учреждениесе вәкилләре катнашында киңәшмә үткәрелде, анда юл-транспорт һәлакәтләренең төп төрләрен кисәтү өчен яңа билгеләр урнаштыру турында карар кабул ителде.
Әйтик, Казан – Оренбург һәм Казан – Ульяновск трассаларында машина йөртүчеләрне алдагы транспорт чарасын узу тыелган зона башлануы турында кисәтә торган яңа юл билгесе (уклар) барлыкка киләчәк.
Моннан тыш, куркыныч борылышларда «Борылышның юнәлеше», «Узу тыела» дигән өстәмә юл билгеләре һәм тавышлы полосалар урнаштырылачак.