Чувашиядә җиңел машиналар бәрелешкәннән соң, Татарстаннан ике кеше һәлак булган
![Чувашиядә җиңел машиналар бәрелешкәннән соң, Татарстаннан ике кеше һәлак булган](https://tatar-inform.tatar/attachments/5bb8a89a4d610bf6fe4219bc900140ee45f3dcba/store/fill/780/440/315978669e525b9c3adae3ac78c3332462b4c98a813c8a766123df4beb73/44e5ceb5-d21c-4335-aee3-d9cc2f9d21a5%5B1%5D.jpg)
(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Татарстанның ике кешесе Чувашиядә ике җиңел машина бәрелешендә һәлак булган. Бу хакта Чувашия Республикасының Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә. Фаҗига 18 июнь төнендә Канаш районында Цивильск — Ульяновск автоюлының 31нче чакрымында булган. Номерлар куелмаган «Лада Ларгус» шоферы узу тыелган урында каршы як полосага чыккан һәм Татарстан номерлары куелган «Фиат Альбеа» машинасы белән бәрелешкән. Чит ил машинасы пассажирлары — 20 яшьлек кыз һәм 31 яшьлек ир-ат һәлак булган. Яраланган ике шофер да хастаханәгә озатылган.