Главные новости Ульяновска
Ульяновск
Август
2020

«Алардан башка беркем дә түгел» – Актанышта десантчыларга һәйкәл ачылды

0

«Бездән башка беркем дә түгел» Армиянең элитасы булып саналган һава-десант гаскәрләренә эләгергә теләмәгән үсмер малайлар бар микән?! Зәңгәр берет, аклы-зәңгәрле тельняшка киеп, ВДВ флагын күтәреп, «бездән башка беркем дә түгел» дигән девиз астында урам әйләнүне үзе бер горурлык дип саный алар.

Десантчылар юкка гына элита булып саналмый — әлеге гаскәрләргә физик яктан иң көчле, акыл белән эш итә белүче, ныклы, тапкыр кешеләрне генә алалар. Десантчы булу — парашют киеп сикерү генә түгел, ә кушылган хәрби бурычларны төгәл үтәү дә. Һава-десант гаскәрләренең Әфганстан, Чечняда булган бәрелешләрдә кылган батырлыкларын сөйләп-аңлатып бетерә торган түгел. 2000 елны икенче Чечня сугышында 776нчы биеклекне алганда данлыклы 6 рота десантчыларының һәлак булуы да шуны сөйли. Ул камалышта туксан десантчы ике мең ярым боевикка каршы чыга. Җитмеш бер солдат, унөч офицер мәңгелеккә шул якларда ятып кала.

2 август көнне бөтен ил десантчылары үзләренең бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Кайчандыр десантчыларны бу көнне айнык булмаган халәттә фонтанда коенучылар дип саныйлар иде. Хәзер әлеге «тенденция» юкка чыгып бара. Шулай да, Актаныштагы бәйрәм барышында алып баручының: «Фонтаннар эшләп тора, тик көне генә салкынча. Үзегез карагыз инде, егетләр», — дигән сүзләре күпләрне елмаерга мәҗбүр итте. Актаныш районында да «десантчы» исемен йөрткән Ватан сакчылары шактый. Төрлесе төрле елда, төрле җирдә хезмәт иткән булсалар да, аларны десантчылар дуслыгы берләштерә. Быел алар әлеге бәйрәмне зурдан кубып билгеләп үтәргә булганнар — Актанышның Җиңү паркында десантчыларга багышланган һәйкәл сафка басты. Бу — десантчыларның үз акчаларына махсус эшләнелгән һәйкәл.

Парашют куполы сурәтләнгән, канатлы сүзгә әверелгән «бездән башка беркем дә түгел» дигән девиз һәм һава-десант гаскәрләренә нигез салучы Василий Маргеловның әйткән сүзләре уелып язылган анда. Десантчылар теленә «Дядя Вася» дип кереп калган генерал Маргеловның «Аяктан ексалар, тезләнеп сугыш, атлап баралмасаң, ятып һөҗүм ит», - дигән сүзләре десант гаскәрләренең көчен һәм батырлыгын тагын бер кат искә төшерә.

Энгель Фәттахов: «Десантчыларга үзем дә кызыгып карыйм» Десантчылар бүген бераз моңсурак күренсәләр дә, үзләренең рәсми җыелу урыны булуына алар чиксез сөенгән. Актаныш районы башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов та десантчыларны бәйрәмнәре белән котлады.

— Үскәндә нинди егет кенә десант гаскәрләрендә хезмәт итәргә теләмидер. Тик ул армия сафларына киткән бөтен ир-егеткә дә тәтеми. Физик яктан да, фикерләү дәрәҗәсе буенча да, гомумән, элиталы ир-егетләр генә десант гаскәрләрендә хезмәт итә торгандыр инде ул. Монда басып торучы десант егетләргә күпмедер дәрәҗәдә кызыгып та карыйм. Үсеп килүче буын, улларыгыз, кызларыгыз да сезгә шулай карый торгандыр. Тормыш сезгә шундый зур дәрәҗә биргән, — диде ул. Һава-десант гаскәрләре барлыкка килүгә 90 ел уңаеннан һәм һәйкәл куюда зур өлеш керткән десантчы ветераннарга район башлыгының рәхмәт хаты, бәйрәм медальләре тапшырылды. Яңа гына табадан төшкән һәйкәлгә чәчәкләр куюны да район башлыгы үзе башлап җибәрде. Десантчылар, канәферләрдән тыш, һава-десант гаскәрләренең символы рәвешендә ясалган венокны да урнаштырдылар.

Соңгыннан барысы бергә десантчыларның гимнына әверелгән «Синева» җырын башкарды. Бу өлкәдән еракта булган кешеләрнең дә күңелләре әлеге җырны ишетүгә дерт итеп куяр иде, минемчә. Чын күңелдән гади генә итеп башкаралар аны. Күпне күргән ирләрнең дә күзләре яшьләнде хәтта. Яшьләнәмәслек түгел, чөнки күп кенә урта буын десантчылары үлем киртәсен кичеп кайткан батырлар да бит.

«Каршымда бергә хезмәт иткән дуслар һәлак булды» «Армиядә парашюттан сикерү бик эләкмәде, чөнки Әфганстанга эләктем», — хәзерге көндә Актанышның Киров авылында яшәүче Сирин абый Хазиев шулай ди. — 1979-1981 елларда Әфганстанда хезмәт иттем. 351нче парашют-десант полкына эләккән идем. Сугыш башлану белән безне — бер батальонны иң беренче итеп керттеләр. Хезмәтнең беренче көнен дә бик яхшы хәтерлим. Анда бер көтү булып, бер нәрсә аңламыйча йөрисең инде башта. Бер төрле киемгә киендереп куйгач, бер-береңне танымыйсың да әле.

Мин гел разведкада йөрдем. Ике мәртәбә камалышка эләккән булды. Беренчесе Әфганга кергән мәлне Кинжан дигән бистәдә безгә — бер взвод солдатка төнлә басмачлар һөҗүм итте. Иртәнгә кадәр атышып, чын-чынлып сугышып йөрдек. Өч егет яраланды шунда, икесе үлде. Беренче сугышта нәрсәнең нәрсә икәнен аңлап та җиткермисең, ул вакытта бала-чага гына идек шул әле. Ике ел хезмәт иттем, сугышның да нәрсә икәнен белдерделәр безгә. Каршыда бергә хезмәт иткән дусларның һәлак булуларын да күрдек. Өйгә дембельгә кайтканда да яраланып кайттым. Анысында машина белән шартлаган идек. Кайткач, госпитальләрдә ятарга туры килде. Анда күргән хәлләр һаман да искә төшеп кенә тора, беркайчан да онытылмый инде алар, беркайчан да, — ди Сирин абый. Сирин абыйның улы да контракт белән һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итә. Дүрт ай Сириядә дә булып кайткан. «Яшь буынга әйтәсе килгән сүзем шул — беркайчан да курыкмагыз, һәрвакыт чын ир-ат булып калыгыз», — ди Сирин абый. «Безнең күз алдында берничә егет парашютка буталып үлде» Кайсы десантчыдан гына сорама, алар беренче тапкыр парашюттан сикерүләрен хәтерләмиләр. СССР таркалган заманда Әзербайҗанның Кировабад шәһәрендә хезмәт иткән Рафил Нәбиев та: «Икенче тапкыр сикерү куркынычрак», — ди.

— Беренче тапкыр парашюттан сикергәнне бик хәтерләмисең ул. Беренчесе бик куркыныч түгел, икенчесе куркыныч. Чөнки ничек икәнен беләсең, беренчесендә нәрсә, ничек буласын белмәгән көе сикерәсең бит. Беренче тапкыр АН-2 самолетыннан сикердем, аннары ИЛ-76 самолетыннан сикерә башладык. АН-2дән сигез, ә ИЛ-76дан 120 кеше сикерә. Анда секунд саен сикереш, шуңа җайлырак та кебек иде. Ике ел эчендә парашюттан егерме бер тапкыр сикердем. Безнең күз алдында берничә егет парашютка буталып үлде. Андый кызганыч хәлләр дә булгалады инде. Безнең хезмәт СССР таркалган, дөнья буталган чорга туры килде. Шулай да җаен таптылар, Әзербайҗан ягыннан да ярдәм тиде дип хәтерлим. 104нче дивизиядә Актаныш районыннан унбер кеше бергә хезмәт иттек. Хәзерге көндә берсе мәрхүм. Калганнар белән һәрдаим аралашып торабыз. Әле хезмәттәшләрем дә хәтерлидер армиядә ничек мунча кергәнне (көлә). Беренче чорда аңлап, белеп бетермисең бит инде армиянең тәртипләрен. Мунчага дигәч, без тотындык авылча итеп керергә. Озак та үтмәде, «чыгарга» дигән команда бирделәр. Чыккан идек, бөтенебез дә күбектән басып торабыз (көлә). Армиягә барып кайту горурлык булырга тиеш. Дус булсыннар, тату булсыннар, бернәрсәдән дә куркып тормасыннар, бер ел үтә дә китә ул, — ди Рафил абый. «Парашюттан беренче тапкыр сикергәнне хәтерләмим» 2002-2004 елларда Ульяновск шәһәренең 31нче һава-десант гаскәрләре бригадасында хезмәт иткән Илназ Шәрифуллин бергә хезмәт иткән иптәшен дүрт күз белән көтеп тора иде. — «Рота-десантное обеспечение» дигән җирдә хезмәт иттем. Үземә дә унике тапкыр парашюттан сикерергә туры килде. Десантчылар аңлар: беренче тапкыр сикергәнне хәтерләмисең, ә икенчесе нык истә кала, икенчесе иң күңеллесе дә. Аннары өйрәнеп киттек. Гомумән, десантчыларны сикерү генә түгел, көне-төне әзерләнү, аннары үз чиратыңны көтеп торулар — барысы да чыныктыра. Һава десанты гаскәрләрендәге тренировкалар да нык истә кала торган. Авырлыгы гына түгел, ә нәкъ менә, русча итеп әйткәндә, «боевой дух»ны арттырырга юнәлтелгән булуы истә калды. Ел саен егетләр белән җыелып, матур итеп бер утырып алабыз. ВДВда хезмәт итүем белән чиксез горурланам. Десантны элиталы гаскәр дип әйтәләр, моның белән дә килешәм. Десантчы булган егетләр аның элита икәнен үзләре дә беләләр, — ди ул.

Бәйрәм белән! Актанышның Җиңү паркында күптән түгел генә чик сакчыларына да багышланган һәйкәл урнаштырганнар иде. Инде Чечняда хезмәт иткән егетләргә аерым һәйкәл дә торгызылып килә. Гаилә белән ял итү, балалар күпләп уйный торган урын ул Җиңү паркы. Шушы матур тормышның кемнәр исәбенә сакланып калганын безнең киләчәк буын да белергә тиеш. Десантчыларга куелган әлеге һәйкәл дә фотога төшү өчен матур урынга әйләнсен иде.

Бәйрәм барышында Бөек Ватан, Әфган, Чечня сугышларында һәм башка «кайнар нокталар»да башларын салып калган десантчы ир-егетләрне искә алып, бер минут тынлык та игълан ителде.

Һава-десант гаскәрләре һәрвакыт Россиянең горурлыгы булдылар. Һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итүчеләрне, запастагы солдатларны һәм ветеран десантчы ир-егетләрне 90 еллык юбилей белән котлыйбыз. Бәйрәмегез курку белмәс йөрәкләрезгә тагын да көч өстәсен, зәңгәр күк төсендәге беретларыгызга, «десантчы» дигән горур исемегезгә тап төшермичә, һәрвакыт эш һәм гамәлләрегез белән киләчәк буыннарга өлге булыгыз! 





Губернатор Ульяновской области Алексей Русских
Ульяновская область

Губернатор Ульяновской области наградил директора «Михайловского»





Москва

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Социальный фонд выплатит остатки материнского капитала менее 10 тысяч рублей


Губернатор Ульяновской области Алексей Русских

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Ульяновская область

Губернатор Ульяновской области анонсировал создание нового автозавода



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Песня

Песня под Ключ. Купить Песню под Ключ. Запись Песни под Ключ.




Спорт в Ульяновской области

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Международный молодёжный форум БРИКС+ по спортивной дипломатии состоялся в Ульяновске

«Холмы России» финишировали в Саранске

«Волга» обыграла «Ротор» и вышла в пятый раунд «пути регионов» Кубка России по футболу


WTA

Дарья Касаткина проиграла четвёртый финал WTA в текущем сезоне



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Ульяновск

Сыгыртаа, мощь Земли и пять недель восторга. Как уроженка Ульяновска в Туве кино снимала



Частные объявления в Ульяновске, в Ульяновской области и в России