Түбән Новгород Диния нәзарәте рәисе Гаяз Закировка дәүләт бүләге тапшырдылар
(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, регион хөкүмәтенең Иҗтимагый палатасы әгъзасы Гаяз хәзрәт Закировка «Түбән Новгородның 800 еллыгы истәлегенә» дигән юбилей медален тапшырдылар. Түбән Новогород губернаторы Глеб Никитин 30 ноябрь көнне Рукавишниковлар утарында узган тантаналы чарада төбәк тормышында зур роль уйнаган сәнәгать предприятиеләре һәм уку йортлары вәкилләре, медиклар һәм аграр юнәлеш белгечләренә «Түбән Новгородның 800 еллыгы истәлегенә» дигән юбилей медальләре тапшырган. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте. «Шушы дәүләт бүләгенә ия булучылар арасында өлкә мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, регион хөкүмәтенең Иҗтимагый палатасы әгъзасы Гаяз хәзрәт Закировның да булуы — безнең өчен зур горурлык. Без, үз чиратыбызда, рухи лидерыбыз Гаяз хәзрәтне чын күңелдән шушы югары бүләккә ия булуы белән котлыйбыз, халкыбыз һәм төбәгебез файдасына куйган фидакарь хезмәтендә уңышлар телибез», — дип яза Румия Хәмзина.