Добавить новость
Главные новости Волоколамска
Волоколамск
Март
2020

Мәскәүдә бер ир-ат балалары каршында хатынын һәм әби белән бабайны үтергән

0
Мәскәүдә бер ир-ат балалары каршында хатынын һәм әби белән бабайны үтергән

Мәскәүнең Волоколамский шоссесында урнашкан фатирда 21 мартка каршы төндә фаҗига була. Ир-ат үзенең хатынын, хатынының әнисен һәм әтисен үтергән. Ул җинаятен балалары каршысында эшләгән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Мәскәү буенча тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Фаҗигадә 1982 елда туган хатын-кыз, 1959 һәм 1960 елларда туган өлкәннәр һәлак булган. Туганнарын үтергәч, бу ир-ат үзенең әти-әнисенә, хокук саклаучыларга шалтыратып хәбәр иткән. Бу вакытта фатирда балигъ булмаган ике бала була. Үтерүче аларга тимәгән, балаларны туганнарына тапшырганнар.

Җинаять эше ачылган, диелә бу хәбәрдә.

Соңрак балаларны әбиләренә тәрбиягә бирүләре билгеле булды.

«Московский комсомолец» сайты бу ир-атның 39 яшьлек Станислав И. булуын, логистика белән шөгыльләнүен, метрода йөрүен язды. Аның 7 яшьлек улы, 1 яшьлек кызы бар. Ул хатыны белән балаларын әбиләренә күчерә. Үзе фатирда ялгызы гына бер атна яши. Соңгы вакытта арудан һәм тынычсызлыктан зарлана.

Берничә көн элек гаилә бергә яшәргә карар кыла, бүген алар дачага күченергә тиеш була.

Ләкин иртәнге алтынчы яртыда Станислав 37 яшьлек хатынын, 59 яшьлек әбине, 6 яшьлек бабайны үтерә. Җинаять вакытында ул үзенең бармаганы кисә, аннары үз әнисенә шалтырата, диелә бу хәбәрдә.

Станислав полиция килгәндә адекват халәттә булмый. Ләкин ул исерек тә түгел. «Балалар тавышларны ишетеп уянган, алар әтиләренең әни, әби һәм бабайны үтергәнен күреп торган», — дип сөйләгән «Комсомольская правда» сайтының үз чыганагы.

Ир-ат ни сөйләгәнен үзе дә аңламый. Имеш, ул төш күргән. Төштә туганнары өчәүләп аңа ташланган, үтерергә җыенган. Шуңа күрә ул пычак алган һәм үзен якларга маташканын әйтә.

Күршеләре бу гаилә турында яхшы фикер генә әйтә. Туганнары сүзләренчә, соңгы вакытта Станислав стресстан интегә. Соңгы көннәрдә йоклый алмый. Анда паника була, ашыгыч ярдәм чакыралар. Табиблар тынычландыра торган дарулар да бирә.

Бу гаилә үз фатирында яшәгән. Ләкин хатын берничә көнгә үз әти-әнисе янына күченгән. Соңрак Станислав хатыны белән балаларын дача йортына күчерергә тиеш булган.

«Кичә кич белән ул хатын белән балалары яшәгән фатирга килә, аңа бер бүлмәдә урын җәяләр. Ир-ат тынычсызлана, йоклый алмый. Хатыны аңа тынычландыра торган укол ясаган булуы ихтимал. Мөгаен төнлә анда галлюцинацияләр башланган. Ул уянуын, туганнары һөҗүм итүен һәм кухняга барып пычак алуын сөйли. Хәзер Станислав аңына килгән, ул ни эшләгәнен аңлый. Тоткарлаганда каршылык күрсәтмәде», — дип сөйләгән «Комсомольская правда» чыганагы.





Губернатор Московской области Андрей Воробьёв
Московская область

Глава Московской области Воробьев: при пожаре в здании НИИ погибли два человека





Волоколамск

Эстафету по правилам дорожного движения для детей провели в Волоколамске


Губернатор Московской области Андрей Воробьёв

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Волоколамск на Moscow.media
Московская область

Глава Московской области Воробьев: при пожаре в здании НИИ погибли два человека



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

The Beatles

Музыка ABBA и The Beatles прозвучат в исполнении симфонического оркестра




Спорт в Московской области

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Пер-во г.Люберцы-на призы фирмы "ДЯДЯ ВАНЯ" 17-23.06.2024

Врач предупредил о смертельной опасности спорта после застолья

Воробьев вместе со школьниками закрыл олимпиадный сезон 2023–2024 года


Юлия Путинцева

Юлия Путинцева выиграла турнир в Бирмингеме



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


News Every Day

Meet Slovenia’s gorgeous Wags, from a mummy blogger and influencer to a professional tennis star



Частные объявления в Волоколамске, в Московской области и в России