«Сеңелкәш» фильмы Италиядә халыкара кинофестивалендә бүләк алды
(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). «Сеңелкәш» фильмы Италиядә «Витторио Венето» Х Халыкара балалар фильмнары кинофестивалендә яшьләр фильмнары арасында иң яхшысы булды. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә. Конкурс программасында Кытай, Һиндстан, Россия, Чехия, Германия һәм Италиядән 12 фильм катнашты. Фестивальне 1995 елда Витторио Венетода (Италия) нигез салынган «400 Colpi» ассоциациясе оештырган. Максаты - яшь аудиторияне фестивальләр, уку курслары һәм кинематографик күзәтүләр аша аралашу һәм мәдәни үсеш чарасы буларак кинога якынайту. «Сеңелкәш»не күрсәтү Мәскәү, Санкт-Петербург, Плёсе, Ялта, Светлогорск, Выборг, Волоколамск, Смоленск, Бөек Новгород, Төмән, Владимир, Тамбов һәм Туапседагы кинофестивальләр кысаларында узды. Шулай ук картина Лондонда, Брюссельдә һәм Венада махсус күрсәтелде.