Новости Москвы
Мы в Telegram
Добавить новость
Главные новости Воскресенска
Воскресенск
Декабрь
2021

Ломоносов премиясе лауреаты Иҗат Сабитов: Татарча укыганга татарча сөйләмем дә камил

0
Ломоносов премиясе лауреаты Иҗат Сабитов: Татарча укыганга татарча сөйләмем дә камил

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Мәскәү дәүләт университеты профессоры, физика-математика фәннәре докторы, Ломоносов премиясе лауреаты Иҗат Сабитов татар китаплары укыганга туган телендә сөйләме дә камил булуын әйтте. Бүген татар язучылары, шагыйрьләре «Казан утлары» журналы редакциясендә күренекле татар галиме Иҗат Сабитов белән очрашты. Геометрия өлкәсендә йөздән артык фәнни мәкаләләре, теоремалары белән дөнья күләмендә танылган шәхес шигырьләр һәм хикәяләр дә иҗат итә. Аның берничә әсәрен татар композиторлары җырга салган. Ул җырларны Татарстанның халык артисты Илсур Сафин башкара. «Гомеремдә беренче мәртәбә шулкадәр язучы белән бер өстәл артында утырам. Мин бик шатмын», — дип саф татар телендә сүзен башлап җибәрде 83 яшьлек Иҗат Сабитов. Ул үзенең татар мәктәбендә укымаганын, үз гомерендә татарлар арасында яшәмәгәнен әйтте. Иҗат Сабитов 1937 елда Мәскәү өлкәсендә туа. Аның гаиләсе 1938 елдан 1957нче елга кадәр хәзерге Оренбург өлкәсенә эвакуацияләнә. «Минем бала чагым Оренбург өлкәсендә башкорт авылында үтте. Җиде еллык мәктәптә башкорт телендә укыдым. Аннары укуымны рус мәктәбендә дәвам иттем», — дип таныштырды ул үзе белән. Очрашуда булган язучылар Газинур Морат, Марсель Галиев, Вакыйф Нуриев, Ләбиб Лерон, Айгөл Әхмәтгалиева Мәскәүдә гомер иткән математика галименең саф татар телендә сөйләшүенә таң калдылар. Алар татар мохитендә яшәмәгән кеше туган телен ничек шулкадәр камил белә алуы белән кызыксынды. «Татар китапларын күп укыдым. Алар минем туган телемне үстерергә ярдәм итте. Әни хезмәт хакын алырга район үзәгенә барганда ай саен бер-ике татар китабы алып кайта иде. Мин шуларны йотлыгып укыдым. Иң яратканы булып бала чактан Гариф Гобәйнең „Маякчы кызы“ китабы истә калган. Ул китапны мин һаман да өйдә кадерләп саклыйм», — диде Иҗат Сабитов. Иҗат Сабитовның әтисе Хак Сабитов шигырьләр, пьесалар язгалаган. Ул эвакуациягә кадәр Мәскәү өлкәсе Воскресенск шәһәре китапханәсендә, редакциясендә эшләгән, җәлилче Әхмәт Симаевның хезмәттәше булган, Муса Җәлил белән якын аралашкан. Әнисе шәһәрдәге татар мәктәбендә укыткан. «Татар теленә, татар әдәбиятына мәхәббәт әтинең Муса Җәлил кебек бөек шагыйрьләр, язучылар белән дуслыгы турындагы истәлекләрдән килгәндер», — диде Иҗат Сабитов. Иҗат Сабитовның әтисе Хак Сабитов язган мәкаләләрнең берсе 1930нчы еллар азагында «Совет әдәбияты» журналында чыккан булган. Латин хәрефләре белән җыелган мәкаләнең ике бите Иҗат Сабитовта сакланган. Ул журналның әлеге номерын табарга тели. Редакция хезмәткәрләре басманы архивтан эзләргә ышандырды.





Губернатор Московской области Андрей Воробьёв
Москва

Собянин обсудил с секретарем парткома Пекина планы по сотрудничеству двух столиц





Воскресенск

Более 15 тысяч человек посетили летний фестиваль йоги в Воскресенске


Губернатор Московской области Андрей Воробьёв

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Воскресенск на Moscow.media
Москва

Собянин: Доля новейших вагонов в метро Москвы с 2010 года увеличилась в шесть раз



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Григорий Лепс

StarHit: Лепс приехал на премию МУЗ-ТВ с невестой, 18-летней студенткой МГИМО




Спорт в Московской области

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Футбольный фестиваль «ЦСКА — Все сюда!» провели в Одинцове

Автопробег в честь Дня России прошел в Ленинском округе

Более 1,5 тысячи человек приняли участие в «Гонке Героев» в Алабине


Кирилл Скачков

Скачков и Тайлакова выиграли соревнования по настольному теннису на Играх БРИКС



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Воскресенск

Глава Воскресенска поздравил медработников округа с праздником



Частные объявления в Воскресенске, в Московской области и в России