Воткинск шәһәрендә яңа мәчет ачылды
(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Воткинск шәһәрендә яңа мәчет ачылды. Мәчетне ачу тантанасында Россиянең Баш мөфтие, Россия Федерациясе мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин катнашты. Бу турыда «Яңарыш» газетасы хәбәр итә. Мәчет 2018 елның җәендә төзелә башлаган иде. Искәртеп үтик, Тәлгать Таҗетдин 1980 елларда Воткинск мәчетендә практика узган.