Казанда «Безнең кавем» II халыкара Татар мәдәнияте үзәкләренең онлайн – Фесты үтте
(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Кичә Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә «Безнең кавем» II халыкара Татар мәдәнияте үзәкләренең онлайн — Фесты булды. Бу хакта Казан кооператив институтының татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина хәбәр итә. Фестиваль Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге, Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте белән берлектә оештырды. Һәм ул Татарстанда Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланды. Жюри 4 номинация буенча килгән эшләрне видеоларны һәм язмаларны карап... Читать дальше...