Төрек егетләре: «Бөтендөнья татар яшьләре көннәре безне татарлаштырды»
Моннан нәкъ утыз ел элек Казанда, Идел ярында шаулап-гөрләп үткән I Бөтендөнья Татар яшьләре көннәренең кайтавазы еракларга таралды. Икенче елны аны тагын оештырырга кирәклеге турында 1991 елның октябрендә «Азатлык» татар яшьләре берлегенең беренче корылтаенда да әйтелде. Яшьләр көннәрен үткәрү буенча элеккеге «Казан» милли-мәдәни үзәгендә җыелышлар була башлады. Анда бүгенге көндә Төркия дәүләт телерадиокомпаниясенең татарча радио тапшыруларын алып баручы Сәгыйт Хәйри — программа директоры, мин, фәкыйрегез, аның урынбасары булып сайландык. Читать дальше...