Добавить новость
103news.com
World News
Декабрь
2014

Новости за 09.12.2014

International shellfish meeting opening in SC

ABCNews4 

Scientists, regulators and fishermen from the United States and Europe will be talking shrimp, lobster and other crustaceans this week in Charleston.

Uvær i Sør-Norge

NRK.no 

Det er venta at uvêret tek seg opp i fjellet i Sør-Noreg. Skal du mellom aust og vest bør du reise tidleg, oppmodar Statens vegvesen.

ДЮСШ футболчылары быелгы сезонны гаять уңышлы төгәлләделәр

«Әлки хәбәрләре» 

Үткән атнада  мини-футбол буенча Болгар шәһәрендә узган республика беренчелегендә малайларыбыз 48 шәһәр һәм район командасы арасында алтынчы урынны яулады. Бездән алда – Казанның Вахитов районы ДЮСШ командасы, Мамадыш, Бөгелмә футболчылары. Ә Яр Чаллы, Казан-2, Бөгелмә-2, Арча, Биектау, Чүпрәле командалары исә бездән артта калды.

Читать дальше...

Зәйдә Икенче Бөгелдедә су скважинасы бораулауга керештеләр

«Зәй офыклары» 

Зәй районының Аксар авыл җирлегенә караган Икенче Бөгелде авылында яңа су скважинасы бораулауга керештеләр. Бу халыкны эчә торган су белән өзеклекләрсез тәэмин итү мөмкинлеге бирәчәк, ди авыл җирлеге башлыгы Юрий Гыйльманов. Бигрәк тә җәйге чорда әлеге территориядә яшәүчеләр су проблемасы белән еш очраша иде. Яңа скважина заманча таләпләргә җавап бирерлек итеп, суга ихтыяҗны канәгатьләндерүне күздә тотып эшләнә.

Зәй районы Иске Тәкмәк авылында мәдәният йорты төзелә

«Зәй офыклары» 

Зәй районының  Иске Тәкмәк авылында республика программасы буенча күпфункцияле үзәк төзелә. 100 урынлык тамаша залы, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты булачак яңа бинаны авыл халкы түземсезлек белән көтә. Төзелеш эшләрен биредә тендер нигезендә откан районның “Иверс” подрядчы оешмасы алып бара. Алар эшне сыйфатлы һәм тиз алып бару өчен зур тырышлык куя. Максатлары – бинаны Яңа елга кадәр түбә астына кертеп калдыру.  

Безнең акробатлар – республика беренчелегендә

«Заман сулышы» 

Безнең спортчылар акробатика буенча республика беренчелеге һәм чемпионатында уңышлы чыгыш ясады.  “Алтын”ны Лениногорскига Элина Мифтахова белән Лиана Моратова яулады. Екатерина Сергеева, Анастасия Эскина һәм Софья Ивановадан торган кызлар төркеме һәм Элина Сәлахова. Дамир Варшов призлы урын алды. Илдар Сәлимов, Дарина Федорова һәм Ралина Федорова, Ангелина Дәүләтгәрәева, Виктория Тимлфеева төркеме – өченчедә. Җиңүчеләрне котлыйбыз! 

Аксар яшьләре хоккей сезонын башлады

«Зәй офыклары» 

Әле ныклап кышкы салкыннар башланырга да өлгермәде, Зәй районының Аксар авылы яшьләре, яшь тренер Рифат Әшрәпов җитәкчелегендә, озак еллар хезмәт итүче хоккей кортын тәртипкә китереп, боз катырырга кереште. Һәм инде 1 декабрьдә авылның яшүсмерләр командалары хоккей уйнап, бозның чыдамлылыгын сынап карарга да өлгерделәр. Хәзер исә көн дә кичке якта хоккей корты кәшәкә суккан тавышлардан, малайлар-кызларның бер-берсенә көч биргән авазларыннан тынып тормый. Хәер, яшь аксарлылар елның һәр фасылында... Читать дальше...



Ватан геройлары көне уңаеннан район мәдәният йорты каршында махсус чара үткәрелде [ФОТО]

«Авыл офыклары» 

Бәйрәмдә катнашучыларны Мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков һәм районның социаль мәдәният бүлеге җитәкчесе Наталья Чернова  тәбрикләделәр.  Тантанага сугыш ветераны Габделбари Әхмәтҗанов хөрмәтле кунак булып килгән иде. “Эшләребез имин булсын, киләчәк буын сугышлар күрмәсен”,- дип яшьләргә теләкләрен җиткерде ул.

Читать дальше...

Мәктәптә дә стипендия....

«Заман сулышы» 

Россия Дәүләт Думасы депутаты Вадим Соловьев "Россиядә белем бирү турында"гы Федераль законның "Стипендияләр һәм башка акчалата түләүләр"гы 36 нчы маддәсе һәм "Гомумбелем" бүлегенә үзгәрешләр кертү турында закон проекты әзерли. Үзгәрешләр нигезендә, илдә гомум урта белем бирү учреждениеләрендә укучылардан интеллектуаль резерв институты төзү, шулай ук сәләтле укучыларга финанс ярдәме системасы оештыру ниятләнә. Парламентарий фикеренчә, сәләтле яшьләр мәктәп эскәмиясеннән үк дәүләт ярдәмен тоя башларга тиеш... Читать дальше...

Татарстанда ике укучы тәрәзәдән егылып төшеп үлгән

«Заман сулышы» 

Татарстанда яшүсмерләр катнашында берьюлы ике фаҗига килеп чыккан. Казанның Киров районында бүген иртән 12 яшьлек малай 12 кат тәрәзәсеннән егылып төшеп үлгән. "Татар-информ" агентлыгына мәгълүм булганча, малай имин гаиләдә тәрбияләнгән. Иртән ул гадәттәгечә мәктәпкә киткән.

Читать дальше...

Чистай электр челтәрләре оешканга 50 ел булды

«Әлки хәбәрләре» 

Электр энергиясе белән безнең районны Чистай электр челтәрләре тәэмин итә. Бу зур предприятие оешканга  әлерәк кенә 50 ел булды. Ә районда электр челтәрләре 1974 елда барлыкка килә. Шулай итеп, өйләребезне якты, эш урыннарыбызны уңайлы иткән энергетиклар үткән атнада үз оешмаларының ярты гасырлык юбилеен билгеләп үттеләр.

Читать дальше...


Музыкальные новости




Rss.plus






Россиянең иң яхшы укытучысы Лениногорскида яши

«Заман сулышы» 

Саранск шәһәрендә “Россиянең сәламәтлек укытучысы-2014”   Россиякүләм бәйгедә якташыбыз республика данын лаеклы яклады. Анда илебезнең 38 төбәгеннән 43 укытучы катнашкан. Нәтиҗәдә, 5 нче мәктәпнең биология укытучысы Людмила Зарубежнова Россиянең иң яхшы ун педагогы исемлегенә кертелеп, лауреат исемен ала. Котлыйбыз!

Әлмәт үзәк район шифаханәсендә Әбүнәче көне узачак

«Әлмәт таңнары» 

Иртәгә, 10 декабрьдә 8 сәгать 15 минуттан алып 12.00 сәгатькә кадәр Үзәк район шифаханәсе холлында ӘБҮНӘЧЕ КӨНЕ үткәрелә. Теләгән кешеләр ТАШЛАМАЛЫ БӘЯ белән «Әлмәт таңнары» һәм «Знамя труда» газеталарына языла алалар.

Читать дальше...

Әлмәттә юл-транспорт һәлакәтендә бала зыян күргән

«Әлмәт таңнары» 

Бәхеткә, бала махсус җайланма белән беркетелгән булган.

7 декабрьдә 13 сәгать 10 минутта Әлмәтнең Геофизик урамында 15 нче йортка каршы Шевроле Лачетти автомобиле йөртүчесе 1973 елгы ир-ат Шоссе урамы ягыннан Терешкова урамы юнәлешенә хәрәкәт иткән вакытта светофорның яшел утында сулга борылырга уйлый һәм каршыга туры килүче ВАЗ 21041 автомобиленә комачаулык тудыра. Нәтиҗәдә ВАЗ 21041 автомобиле электр баганасына бәрелә. Анда утырган пассажир –  5 нче сыйныф укучысы зыян күрә һәм тән җәрәхәтләре белән медсанчастька озатыла. Читать дальше...

Зәй геройларын искә алды (фотолар)

«Зәй офыклары» 

Бүген Россиядә Ватан геройлары көне уңаеннан Зәйнең Җиңү бульварында  Азатлык китерүче солдат һәйкәленә, батырлар аллеясында исемнәре таш сыннар белән мәңгеләштерелгән районыбыз батырларына чәчәкләр кую тантанасы үтте.  Чарада өлкәннәр белән бергә катнашкан  “Алтынчәч” балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйларга район хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов Ватан районыбызның сугыш һәм хезмәт геройлары турында сөйләде.

Читать дальше...

Бишенче сыйныф укучысы 12 нче каттан сикергән

«Әлмәт таңнары» 

Йортның 12 нче каты  подъездында малайның рюкзагы да табыла.

Бу хәл бүген Казанның Киров районында була, дип хәбәр итә ProKazan порталы.  Йортта яшәүчеләр әйтүенчә, укучы әлеге йортта яшәмәгән. Тикшерүчеләр малай үзе сикереп үлгән, дип фаразлый. Бу уңайдан тикшерү башланган.  

Бүген район халыкны социаль яклау бүлегендә түгәрәк өстәл артында очрашу булып узды [ФОТО]

«Авыл офыклары» 

Түгәрәк өстәл-җаваплар төгәл

Бүген район халыкны социаль яклау бүлегендә инвалидлар ункөнлеге кысаларында “ Мөмкинлекләр төрле– хокуклар тигез” дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде.

Мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарыбыз сорауларына Пенсия фондының Балык бистәсе районы буенча идарәсе начальнигы Минзия Валеева, шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Рафыйк Гадеев, район үзәк больницасы баш табибы урынбасары Римма Гаязова һәм социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре җавап бирделәр. Читать дальше...




Губернаторы России
103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России