Добавить новость
103news.com
World News
Май
2015

Новости за 06.05.2015

Сәүдә үзәген янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлгәнче ябу ихтималы бар

«Зәй офыклары» 

 Зәй шәһәр прокуратурасы янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры китерелгәнче, “Орион” сәүдә үзәге эшчәнлеген туктатып тору турында мөрәҗәгать белән шәһәр судына чыкты. Анда прокуратура хезмәткәрләре янгынга каршы күзәтчелек хезмәте инспекторлары белән берлектә алып барган тикшерүләр барышында түбә өлешендәге агач корылмаларның уттан саклау чаралары белән эшкәртелмәвен ачыклаган. Белгечләр фикеренчә, янгын чыкканда тиз арада зур афәткә әйләнү куркынычы бар. Шуңа күрә, агач корылмаларны тиз арада янгынга каршы чаралар белән эшкәртү кирәк. Читать дальше...

Наркотик матдә алынган автомобиль дә конфискацияләнде

«Зәй офыклары» 

 Зәй шәһәр суды зур күләмдә наркотик матдә алып, саклаган өчен 34 яшьлек зәйлегә карата хөкем карары чыгарды. Тикшерүләрдән билгеле булганча, ул агымдагы елның 6 февралендә Җиңү проспектындагы “Каенкай” кибете янында 4,76 грамм наркотик матдә белән тоткарлана. 6 кечкенә полимер пакетта наркотик матдә аның «Ниссан PRIMERA» автомобиле салоныннан алына. Суд карары белән 34 яшьлек ир ике елда алты айга ирегеннән мәхрүм ителде. Моңа өстәп, наркотик матдә алынган автомобиль конфискацияләнеп, дәүләт милке дип танылды. Читать дальше...

Сугышчылар эзе буйлап

«Заман сулышы» 

Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, шушы көннәрдә шәһәр һәм районның берничә авыл  урамнары буйлап "Геройлар юлыннан"  автоэстафетасы узды.

Читать дальше...

Әлмәттә “Күркәм гаилә”не билгеләделәр

«Әлмәт таңнары» 

Идеаль гаилә нинди булырга тиеш? Кайсыгыз әйтә?

Күпме генә тырышсаң да, бу сорауга төгәл генә җавап табып булмастыр. Чөнки һәр гаиләне идеаль дип атап була. Бу фикер белән шәһәребезнең 7 нче мәктәп укытучылары да килешә. “Күркәм гаилә” бәйгесен оештырып, алар мәктәптәге иң булган, тату, уңган, сәләтле гаиләне ачыкладылар. Чарада мәктәптә белем алучы башлангыч сыйныф балаларының әти-әниләре катнашты. Төрле конкурслар аша узып, алар үзләренең җырга, матур сөйләүгә, пешеренүгә осталыкларын... Читать дальше...

Язмам Алпар авылында туып-үскән әтием Зәйнетдинов Сәмигулла Абдулла улы хакында

«Әлки хәбәрләре» 

 yandex.ru 

Алпар авылында туып-үсеп, авыр сугыш юлы үткән, мактаулы хезмәт итеп бакыйлыкка күчкән әтием Зәйнетдинов Сәмигулла Абдулла улы хакында язып үтәсем килә.

Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башланганда әтиемә бары 16 яшь тулган була. Сугышка яраклы барлык ир-атны фронтка озаталар. Озакламый әтиемә дә чират җитә – аны унынчы сыйныфта укыган җиреннән сугышка алып китәләр. 

Әтием кечкенәдән ятимлек ачысын татый. Ул ике яшь ярымда  әнисез кала. Үги әнисе дә кыска гомерле була. Читать дальше...



Зәй яшьләре ветераннарны кирәкле урыннарга бушлай йөртә

«Зәй офыклары» 

 1 - 10 майда Зәйдә яшьләр эшләре идарәсе инициативасы белән “Ветеранны машинага утыртып кирәкле урынга илтәм” акциясе бара. Аның кысаларында яшь машина йөртүчеләр юлда барганда ветеранны очратсалар, кайда барырга кирәклеген сорап, өлкән кешене тиешле урынга илтеп куялар. Ветераннар яшьләрнең үзләренә карата булган илтифатыннан бик канәгать. Бүгенге көндә акциядә 20 яшь машина йөртүче катнаша, аларның машиналарына “Довезу ветерана” дип язылган тамга беркетелгән.

Юл куркынычсызлыгы глобаль атналыгы бара

«Зәй офыклары» 

 4 - 10 майда БМО инициативасы белән юлларда балаларның һәлакәткә очравына юл куймау максатында, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы глобаль атналыгы бара. Аның кысаларында Зәйнең ЮХИДИ бүлеге инспекторлары мәктәпләрдә, балалар бакчаларында очрашулар үткәрә, лекцияләр укый, юлда сак йөрү кирәклеген искәртә, балалар учреждениеләре тирәсендә инспекторлар кизү тора. Зебралар сары, ак төсләргә буялып, игътибарны әллә кайдан җәлеп итәрлек итеп яңартылды.

Зәйдә тәмәке сатуны чикләү буенча закон үтәлеше прокуратура контролендә

«Зәй офыклары» 

Зәй шәһәр прокуратурасы Иске Зәй бистәсендә урнашкан “Каенкай” балалар бакчасына якын урыннарда тәмәке эшләнмәләре сатуны чикләү буенча закон үтәлешен тикшерде. Бакча территориясеннән 39,4 метр арада “Лина” кибете урнашкан, тикшерүләр анда тәмәке сатылуын ачыклады. Бу 15нче федераль законга каршы килә, чөнки закон буенча тәмәке сатыла торган урын балалар учреждениесеннән ким дигәндә 100 метр читтә урнашкан булырга тиеш. Хәзер әлеге кибет хуҗасына карата административ эш кузгатылып, аңа 3 мең сум штраф билгеләнде... Читать дальше...

"Авылыбыз һәйкәле янындагы чыршыларны кисеп ташласыннар иде"...(СОРАУ-ҖАВАП)

«Әлки хәбәрләре» 

"Иске Матак авылында сугышта һәлак булган авылдашлар истәлегенә куелган һәйкәл бар. Ул бик матур, биек, моннан 50 ел элек куелган иде. Тирә ягында чыршылар үсеп утыра. Менә шул агачлар һәйкәл янына килмәслек итә дә инде. Чөнки аларга каргалар оя кора. Бу килбәтсез кошлар көне буе кар-кар кычкырып, тирә-якны пычратып, һәйкәлле мәйданны ямьсезлиләр. Әйтерсең, караңгы урман мыни!

Читать дальше...

Сихтермә-Хузангай авылына җитәрәк юл буенда өр-яңа обелиск пәйда булды.

«Әлки хәбәрләре» 

Кыр уртасындагы тигез асфальт юлдан җилдерүче машиналар  бу урыннан хәзер тизлекләрен киметә төшеп узарлардыр. Сихтермә-Хузангай авылы борылышына җитәрәк юл буенда өр-яңа обелиск пәйда булды. Ул элек шушы җирдә урнашкан, хәзер инде район картасыннан юкка чыккан Еряпкино авылыннан Бөек Ватан сугышына китеп, ил өчен гомерләрен биргән якташларыбыз истәлегенә куелды.

Читать дальше...

Бераз суыта

«Зәй офыклары» 

 Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышының берникадәр үзгәрүен хәбәр итә.

Читать дальше...

8 май көнне Үзәк паркта зур тамаша!

«Әлмәт таңнары» 

«Татнефть» ААҖ профсоюз комитеты сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, сугыш толларын Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы белән тәбрик итә һәм 8 май көнне Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге шәһәр паркына Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм чараларына чакыра.

Читать дальше...

Бер атнада дүрт лениногорскилы ВИЧ йоктырган

«Заман сулышы» 

Апрельнең соңгы атнасында республиканың 26 кешесендә ВИЧ-инфекция йоктыруы ачыкланган. Аның дүртесе безнең Лениногорск кешесе. Күрше Әлмәттә – өч, Бөгелмәдә бер очрак.

Чәчүдә “Зәй” агрофирмасы - лидер

«Зәй офыклары» 

Зәй басуларында эшләр киң колач ала бара. Район авыл хужалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 5 майга барлыгы 6800 гектарда - көзге культуралар, 7800 гектар күпьеллык үләннәр тырмаланды. Район буенча 10200 гектар мәйданда - арпа, 12300 гектарда – берьеллык үләннәр, 200 гектрада - солы, 1300 гектарда чөгендер чәчелде. Чәчүдә “Зәй” агрофирмасы лидерлар рәтендә. Биредә арпа чәчү тәмамланып, тулы куәткә чөгендер чәчү бара. Чөгендер чәчү белән биш агрегат мәшгуль. Чәчүне Аксар... Читать дальше...

CCSD releases bell schedule proposal, associated costs for buses

ABCNews4 

Three meetings and an online survey with nearly 3,000 responses helped form the Charleston County School District's new bell schedule proposal for districts 4, 9, and 10. The proposal primarily shifts middle school schedules and will cost approximately $6 million.




Губернаторы России
103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.com — международная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России