Зәйдә ветераннарга бүләкләр тапшыру башланды
Бүген Зәй районы ветераннары Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан Татарстан Президенты һәм район башлыгының махсус бүләкләрен ала башлады. Районда барлыгы 265 кешегә Президент бүләге кайтты. Алар сугыш ветераннарына, концлагерьда булучыларга, сугышта катнашучыларның тол хатыннарына тапшырыла. Беренче шундый бүләкләрне Иске Зәй бистәсендә яшәүче ветераннар Василий Петрович Емелин һәм Максим Данилович Лукьянов район башлыгы Разиф Кәримов кулыннан алды.
Читать дальше...