(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУның татар теле белеме кафедрасы җитәкчесе, профессор Гөлшат Галиуллина XX–XXI гасыр аралыгында Россиядә 13 тел юкка чыкканын әйтте.
«Соңгы гасырда туган телләр зур темп белән юкка чыга бара. Бу бик кызганыч. XVIII–XXI гасыр аралыгында Россиядә барлыгы 24 тел юкка чыккан. 24 милләт вәкиле үзенең кем икәнен оныткан дигән сүз. Бу күбрәк төньяк халыклары телләренә карый. Югалган телләр арасында саам, алеут, көньяк ханты һ.б. телләр бар», — диде... Читать дальше...