Добавить новость
103news.com
World News
Март
2025

Соңгы 4 елда Диния нәзарәте оештырган онлайн-мәдрәсәдә 133 мең кеше гыйлем алган

0

19 март көнне «Казан Экспо» үзәгендә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең IX корылтае узды. Корылтайда Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Диния нәзарәтенең 4 еллык эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады. Үзенең докладында Камил хәзрәт Татарстанда дини белем бирү турында сөйләде. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә Диния нәзарәте оештырган онлайн-мәдрәсә аеруча зур популярлык казанган. Әлеге мәдрәсә бүгенге көндә бөтендөнья буйлап мобиль кушымта һәм сайт рәвешендә эшли.

«Үткән хисап чорында аерым игътибарны халыкта ислам нигезләре турында, гыйлем таратуга бирдек. Моның өчен Татарстанның 700 мәчете каршында 4 еллык курслар эшләде һәм Мөфтиятнең иң уңышлы проектларының берсе – онлайн-мәдрәсә дә тормышка ашырылды. Мәчет каршындагы курсларны 45 мең кеше тәмамласа, онлайн-мәдрәсәдә 133 мең кеше гыйлем алган. Онлайн-мәдрәсә мобиль кушымта һәм сайт рәвешендә эшли. Шәкертләр анда үзләре өчен уңайлы вакытта һәм урында белем ала. Шунысы кызык: укучыларның 60% – 18-44 яшьтәге кешеләр. Ягъни яшьләр», – диде Камил Сәмигуллин.

Россиядән тыш онлайн-мәдрәсә белән Казахстан, Германия, АКШ, Финляндия һәм Франциядә яшәүчеләр кулланган файдалана. Россиядә исә, Татарстаннан кала, ул аеруча Мәскәү өлкәсе, Башкортстан, Түбән Новгород, Самара өлкәләрендә популярлык казанган.

Үткән дүрт елда мөфтиятнең сигез мәдрәсәсе, Казан ислам университеты һәм Россия ислам институты 2601 белгеч әзерләп чыгарган. Ә Нәзарәтнең 25 имамы, мөгаллиме һәм белгече Болгар ислам академиясен тәмамлаган. Шуларның җидесе шәригать фәннәре докторы дәрәҗәсенә җиткән.

Бүген Татарстанда кече яшьтән үк ислам гыйлемен алу мөмкинлеге тудырылды. Шәхси гомумбелем бирүче мәктәпләр рәвешендә Казанда «Госмания», Әлмәттә «Нур» һәм Алабугада «Ихсан» мөселман мәктәпләре эшли.

«Әлеге мәктәпләрне үткән дүрт елда 185 укучы тәмамлады. Ә бүгенге көндә 277 бала укый. Шулай итеп, мөселман мәктәпләрен оештыру өчен Нәзарәтнең тәҗрибәсе тупланган дигән сүз. Казанда зур, заманча гомумбелем бирүче татар-мөселман мәктәбен тормышка ашыруда бу тәҗрибә безгә ярдәм итәчәк. Казанның православ гимназиясе, яһүди мәктәбе рәтендә, һичшиксез, мөселман мәктәбе дә булырга тиеш», – диде Камил хәзрәт.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России