Ларионова: "Биләрне ЮНЕСКО исемлегенә кертергә җыенмыйбыз"
Биләр шәһәрчеген дөнья мирасы исемлегенә кертү уңаеннан эш алып барылмый. Бу хакта бүген Казанда узган матбугат очрашуында Татарстанның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фонды башкарма мөдире Татьяна Ларионова әйтте.