Русия мәгариф министрлыгы: "Туган тел" фәнен уку мәҗбүри
Русия мәгариф министрлыгының гомум мәгариф өлкәсендәге дәүләт департаменты "Туган тел һәм туган әдәбият" фәне барлык укучылар өчен дә мәҗбүри булачак дип белдерде.
Русия мәгариф министрлыгының гомум мәгариф өлкәсендәге дәүләт департаменты "Туган тел һәм туган әдәбият" фәне барлык укучылар өчен дә мәҗбүри булачак дип белдерде.
Грузия юстиция министрлыгы Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә Русиягә каршы шикаять җибәрде. Министрлык белдерүендә Русия Грузиядән аерылырга теләүче Көньяк Осетия һәм Абхазияне контрольдә тота, шуңа күрә Мәскәү әлеге җирләрдә урланган һәм үтерелгән Грузия ватандашлары өчен җаваплы диелгән.
24 августта Чаллыда Тукай яр буенда "Печән базары" фестивале узачак. Биредә бизәнү әйберләре, кием-салым, татар китаплары сатылачак, балык бәлеше, әлбә әзерләргә өйрәтәчәкләр, лекторийлар, концерт, экскурсияләр оештырылачак.
22 август Казанда Кытай баш консуллыгы бинасы ачылды. Әлеге чарага Кытайның Русиядәге илчесе Ли Хуэй килде, ачылыш тантанасында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
"Алтын Урда" хәрәкәте җитәкчесе, Киров-Чепецкиның бишенче санлы колониясендә тотылучы Данис Сәфәргали кырыс шартлы баракка күчерелгән. Аның хатыны әйтүенчә, төймәсен эләктермәү кебек вак-төяктән дә гаеп табып шуларны язып барганнар һәм әлеге "тәртип бозу"ларның саны унга җитүгә Данисны баракка күчергәннәр.
22 августта Британиядә Русиянең элекке күзләү офицеры Сергей Скрипальне һәм аның кызын агулауга бәйле АКШның Русиягә карата яңа чикләүләрнең бер өлеше гамәлгә керә. Вашингтон Мәскәү 1991 елгы биологик яки химик корал куллануны контрольдә тоту канунын бозды дип белдерә.
Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары шурасы экстремизм турындагы маддә өчен җинаять җаваплылыгын өлешчә бетерергә тәкъдим итә. Аны бары тик көч кулланып башкарылган экстремистик җинаять өчен генә сакларга кирәк диелә.
Эстония һәм Латвия Советлар берлегенең хокуклы варисы булган Русиядән "советлар оккупацияе" чорында китерелгән зыян өчен түләү алырга тели. Әлеге илләрнең юстиция министрлары ул вакытны онытырга ярамый дип белдерә.
Вашингтон мәхкәмәсендәге җәмәгать утырышчылары Трампның сайлау алды штабының элекке җитәкчесе Пол Манафортны өлешчә гаепле дип таныды.
Татарстанда өйдән чыкмый гына корбан чалырга мөмкин. Компьютер, планшет, смартфон булса, сарык сатып алырга, аны корбан итеп чалдырырга була. Мондый хезмәтне Ikurban.ru сәхифәсе тәкъдим итә.
Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).
103news.com — живые новости в прямом эфире!
В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.
Музыкальные новости