Киноханә: октябрьдә кинода нәрсә карарга?
Азатлыкның Киноханә шәлкеме, гадәттәгечә, айның иң кызыклы һәм игътибарга лаеклы фильмнарын барлый. Октябрь артык зур премьераларга бай булмаса да, хушыгызга килергә мөмкин берничә кино тәкъдим итәбез. Арабызда – таулар (The Mountain Between Us) Ай башында ук тамашачыларны яшәү көче һәм дәрте турында көчле фильм көтә. Һани Әбү Ассад исемле артык билгеле булмаган Израил режиссеры танылган АКШ язучысы Чарльз Мартинның "Арабызда – таулар" дип исемләнгән романы нигезендә шундый ук исемле фильм тәкъдим итә. Читать дальше...