Ингушетиядә протест чаралары оештыручыларда тентү уза
Кайбер активистлар белән элемтә юк. Тентүләр Чечня белән чикләрне үзгәртү килешүенә каршы Магаста узган митинг вакытында хакимият вәкилләренә карата көч куллану турындагы җинаять эше белән бәйле булырга мөмкин.