Әлмәт йөзүчеләре Россия Кубогы ярышларында тугыз медаль алган
(Әлмәт, 19 март, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). 11-13 март көннәрендә Пенза шәһәрендә йөзү буенча Россия Кубогы ярышлары этапларының берсе узды. Анда Татарстан Республикасы составында Олимпия резервы спорт мәктәбе спортчылары Әлмәт данын яклады. Бу юлы алар тугыз медальга лаек булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Читать дальше...