Әлки районы Базарлы Матак авылында онлайн-концерт оештырдылар
(Әлки, 1 август, «Татар-информ», « Әлки хәбәрләре»). Әлки районының Базарлы Матак авылы Үзәк паркында онлайн-концерт булып узды. Чарада авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре чыгыш ясады. Анда милли җыр-моңнар, дәртле биюләр башкарылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. «Музыкаль каймак» диеп исемләнгән концерт аудитория күңеленә хуш килде. Инстаграм челтәрендә урнаштырылган бу тамашаны якынча 312 кеше күзәтте.