Әгъзам Гобәйдуллин: Өч көн тавыш бирү мөмкинлеген киләсе сайлауларда да бирергә кирәк
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин фикеренчә, өч көн тавыш бирү мөмкинлеген киләсе сайлауларда да бирергә кирәк. Бу хакта ул сайлауларның Бердәм мәгълүмат үзәгендә Тәтештән видеоэлемтә аша сөйләде. «Быел закон чыгаручылар өч көн тавыш бирү мөмкинлеге бирделәр. Сентябрь башы бик үк уңайлы вакыт түгел дигән идек, чөнки күпләр якшәмбе көнне бакчаларда. Шушы яңалык нәтиҗәсендә, конституцион хокукларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге киңәйтелде. Читать дальше...