Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Сентябрь
2020

Новости за 14.09.2020

Азнакай янгын сүндерүчеләре шәһәр һәм район мәктәпләрендә дәрес үткәрде

Tatar-inform.tatar 

(Азнакай, 14 сентябрь, «Татар-информ», «Маяк» , Айгөл Шәрифуллина). Яңа уку елы башлану белән Азнакай янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны янгын сүндерүчеләре мәгариф учреждениеләрендә традицион булган янгын куркынычсызлыгына багышланган дәрес үткәрде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. 24нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең янгынга каршы торучы профилактика бүлеге белгечләре мәктәп укучыларын янгын куркынычсызлыгы чараларына өйрәтүдә актив катнашты. Озакка сузылган каникуллардан һәм дистанцион... Читать дальше...

Әгерҗедә татар телен өйрәнү курслары ачыла

Tatar-inform.tatar 

(Әгерҗе, 14 сентябрь, «Татар-информ», « Әгерҗе хәбәрләре »). 1 октябрьдән Әгерҗе шәһәренең «Нур» мәчете каршындагы мәдрәсәдә татар телен өйрәнү буенча курслар башларга планлаштыралар. Дәресләр бушлай үткәреләчәк. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Курслардан соң сертификатлар биреләчәк. Барлык теләүчеләрне дә төркемгә җыялар. Кызыксындырган сораулар буенча Габделкәрим хәзрәткә (89872930463) яки  Рәмзилә Салих кызына (89053713077) шалтыратырга мөмкин.

Августта Россия халкы рекордлы санда ипотека рәсмиләштергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Агымдагы елның август аенда Россиядә ипотека бирү күләме базарның бөтен тарихында яңа рекорд куйды һәм 375 миллиард сумга кадәр артты. Бу турыдагы мәгълүмат «Дом.РФ» компаниясе сайтында урнаштырылган. «2020 елның августында Россиядә 375 миллиард сумлык 148 мең ипотека кредиты бирелгән. Узган елның август ае белән чагыштырганда ипотека кредиты саны 38 процентка һәм акчалата 59 процентка артты», диелә компания хәбәрендә. Алдагы рекорд июльдә куелды, ул вакытта... Читать дальше...



Синоптиклар 24 градуска кадәр җылылык фаразлый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Россиянең Европа өлешендә пәнҗешәмбе иң җылы көн булачак, әмма соңыннан тагын суытачак. Бу хакта Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән РИА Новости яза. Синоптик сүзләренчә, тулаем алганда һава торышы тотрыклы булмаячак. «Россиянең Европа өлеше үзәгендә температура 14-17 градуска кадәр төшәчәк, әмма температура нормадан ике градуска җылы булачак. Дүшәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә бераз яңгыр явачак», диде Роман Вильфанд. Читать дальше...

Камалтынов: Татарстанлылар республикада башкарылган эшләрне югары бәяли

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). ТР Президентына кандидат Рөстәм Миңнехановның иҗтимагый штабы җитәкчесе Юрий Камалтынов татарстанлыларга ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт белдерде. Россия Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, Рөстәм Миңнеханов президентлык срогына яңадан сайланды, дип хәбәр итә «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге матбугат хезмәте. «Безнең кандидат нәтиҗәләре безне сөендерә, әлеге нәтиҗәләр көтелгән булса да. Димәк, республика халкы безнең кандидат җитәкчелегендә Татарстанда эшләнгәннәрне югары бәяли»... Читать дальше...

Куртов: Миңнехановның сайлауда җиңү күрсәткече аның халыкка кирәклеген күрсәтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сайлауда җиңүе республика халкының аңа ышанычын күрсәтә. Россия сәяси консультантлар ассоциациясе президенты Алексей Куртов Бердәм мәгълүмат үзәгендә онлайн элемтә аша шулай дип белдерде. Ул Татарстан Президентын сайлаучыларның күпчелеге аның өчен тавыш бирүе белән тәбрикләде. «Миңнехановны зур җиңү белән котлап буладыр. Аның өчен 83 процент кеше тавыш биргән. Бу бик яхшы күрсәткеч. Ул аның халыкка кирәклеген... Читать дальше...

Татарстанның 100 укучысы өчен бушлай бизнес-лагерь оештырыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның 100 укучысы бизнес-лагерьга бушлай бара һәм эшмәкәрлек эшенә өйрәнә ала. Бу турыда Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Барлык чаралар да заманча укыту ысулларын исәпкә алып оештырылды һәм хәзерге мәктәп укучыларында эшкуарлык компетенцияләрен үстерү максатыннан «уен аша укыту»ны күздә тота», — диделәр министрлыкта. Онлайн-лагерь көзге каникул көннәрендә — 12 октябрьдән 26 октябрьгә кадәр узачак. Анда 14 яшьтән 17 яшькә кадәр яшьләр катнаша ала. Читать дальше...

Татарстан җитәкчелеге Хәмдүнә Тимергалиева вафатына бәйле кайгы уртаклашу белдерде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан җитәкчелеге татар җырларын популяр башкаручы, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева вафатына бәйле кайгы уртаклашу белдерде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Хәмдүнә Тимергалиева 1949 елның 24 маенда Башкортстан АССРның Борай районы Котлыяр авылында туган. 1970 елда ул Башкортстан республика мәдәни-агарту училищесын тәмамлый. Сирәк очрый торган матур тавыш иясе беренче чыгышларыннан ук халык мәхәббәтен һәм популярлыгын яулады. Читать дальше...



Быел «Татарча диктант» онлайн форматта узачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татар теленнән белем тикшерү «Татарча диктант» дөньякүләм акциясе 2020 елның 26 сентябрендә онлайн форматта узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслим «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итте. «Киңрәк аудиторияне җәлеп итү максатыннан быел акцияне онлайн форматта уздырырга телибез. „ТНВ“ һәм „ТНВ-Планета“ телеканалларында 26 сентябрьдә Мәскәү вакыты белән 11:00 сәгатьтә туры эфирда диктант укылачак», — диде Ленария Мөслим. Читать дальше...

Алишер Усманов Болгар академиясенә сирәк китаплар коллекциясен бүләк итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Россия эшмәкәре Алишер Усманов, Болгар ислам академиясенең попечительләр советы әгъзасы буларак, оешмага Европада төрле елларда нәшер ителгән ислам тематикасы китапларының уникаль коллекциясен бүләк итте. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Махсус җыелган коллекция 750 китапны үз эченә ала, алар XV гасырдан XX гасырга кадәр Европаның Гданьск, Аугсбург, Киль, Амстердам, Венеция, Бордо, Оксфорд, Лондон, Дублин, Неаполь, Париж... Читать дальше...

Россиянең Covid-19 инфекциясеннән икенче вакцинасы ноябрьдә чыга башларга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Россиянең Covid-19 инфекциясеннән икенче вакцинасы ноябрьдә чыга башларга мөмкин. Бу хакта «Вектор» үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Илназ Иматдиновка сылтама белән «Известия» хәбәр итә. «Препарат теркәлгәннән соң, киңәйтелгән клиник тикшеренүләр өчен беренче серияләр ноябрьдә чыгарылачак дип планлаштырыла», — диде ул. Моннан тыш, белгеч әлеге вакцина сынауларында катнашучыларның барысының да коронавирус инфекциясенә каршы антитәнчекләр табылуы турында сөйләде. Читать дальше...

Камалова Хәмдүнә Тимергалиева турында: Аның тавышы мине шунда ук әсир итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Австралиядә яшәүче татар җырчысы Зуля Камалова Хәмдүнә Тимергалиева белән беренче тапкыр очрашуы һәм җырчы анда нинди хисләр уятуы турында сөйләде. Бу турыда ул Инстаграмда үз битендә язган. «Минемчә, бу  радиозавод мәдәният йортының зур сәхнәсендә мин катнашкан беренче концерт иде. Ике җырчы бар иде, Хәмдүнә Тимергалиева программа йолдызы түгел иде дип уйлыйм. Тик хәтеремдә нәкъ ул калды. Ул җитдилеге белән мине бераз куркытты да, ә тавышы шаккаттырды. Менә шулай хәтеремдә калсын. Читать дальше...

Россиядә элемтәгә бәяләр тагын 5-7 процентка артачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). Россиядә мобиль элемтә бәясенең артуы көтелә. Ел ахырына кадәр икътисади имин төбәкләрдә тарифларга бәяләр 5-7 процентка артачак. Бу хакта сораштыруда катнашкан экспертларга сылтама белән «Известия» хәбәр итә. «2014 елдан бирле операторлар элемтәсе хезмәтләренә бәяләр уртача 15 процентка арткан. 2020 ел искәрмә булмаячак», — диде Mobile Research Group аналитигы Эльдар Мортазин. Ул ел ахырына кадәр мобиль элемтәгә бәяләр тагын 7 процентка күтәреләчәк, дип сөйләде. Читать дальше...

Олег Коробченко Татарстанда узган сайлауларны уңай бәяләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президентына кандидат Олег Коробченко республикада сайлаулар нәтиҗәләрен уңай бәяләде. Бу хакта ул матбугат конференциясендә сөйләде. «Без сайлаулар нәтиҗәләреннән бик канәгать. Муниципаль депутатларга 119 кандидат арасыннан 102 кандидат җиңү яулады. Яшь партия өчен бу бик яхшы күрсәткеч. Без бер ел эчендә партияне нульдән диярлек төзедек, Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттә территориаль бүлек ачтык. Шулай ук Чирмешән, Менделеевск, Алабуга һәм Тукай районнарында җирле бүлекчәләр бар. Читать дальше...

Эксперт: Сайлауда дорфалык булмасын өчен сәяси культура тәрбияләү кирәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Сайлау процессларында дорфалык булмасын өчен сәяси культура тәрбияләү мөһим. Россия сәяси консультантлар ассоциациясе президенты Алексей Куртов Бердәм мәгълүмат үзәгендә видеоэлемтә аша шул хакта әйтте. «Быел, башка еллар белән чагыштырганда, сайлау кампаниясе барышы турында кызыксынганда, никтер дорфалыкка күчеш күзәтелде. Бу күп урында сизелде, Татарстанда гына түгел. Бүген Элла Памфилова белән дә сөйләштек. Ул да урыннардан андый сигналлар күп булганын билгеләп узды», — диде Куртов. Читать дальше...

Эксперт Алексей Куртов: Электрон тавыш бирү барыбер киләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Электрон тавыш бирү безгә барыбер киләчәк. Россия сәяси консультантлар ассоциациясе президенты Алексей Куртов Бердәм мәгълүмат үзәгендә видеоэлемтә аша шул хакта сөйләде. «Әлегә тавыш бирү системасын үстерүнең башка альтернативасы юк. Ул безгә барыбер киләчәк. Без аны барыбер Бөекбритания, Эстония кебек үк өйрәнербез, хаталар аша да узарбыз. Аны өйрәнү кирәк, бу заманча, уңайлы», — диде Алексей Куртов.  Аның фикеренчә, өч көнлек тавыш бирү кыен. Читать дальше...

Нурлатские льготники имеют право возобновить получение набора социальных услуг до 1 октября

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Заявления на возобновление, отказ от полного (или частичного) набора услуг подается через личный кабинет на сайте Пенсионного фонда, на портале госуслуг или через МФЦ

Ислам мәдәнияте музеенда дөнья телләрендә Коръән коллекцияләре күргәзмәсе ачылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). 15 сентябрьдә Ислам мәдәнияте музеенда «Дөнья халыклары телләренә тәрҗемә ителгән Коръән» күргәзмәсе ачылачак. Ул Шамил Закировның 75 еллыгына багышланган. Бу хакта музейның матбугат хезмәте хәбәр итә. Шамил Закиров (1945-2012) — җәмгыять һәм театр эшлеклесе. Ул Казан Кремленә 613 уникаль экспонат тапшырган. Алар арасында Коръән, Изге китап тәрҗемәсе һәм шәрехләмәсе, коръән фәннәре буенча хезмәтләр, шамаилләр, декоратив-гамәли сәнгать предметлары бар. Күргәзмәдә Европа һәм көнчыгыш телләрендә... Читать дальше...

Татарстанда гриппка каршы вакцинация график буенча бара

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда гриппка каршы вакцинация график буенча бара. Республикада яшәүчеләр актив рәвештә прививка ясата. Бу турыда бердәм мәгълүмат үзәгендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде. «Сәламәтлек саклау системасы күзлегеннән прививка кампаниясе барышын уңай бәялибез, без графикта. Монда билгеләнгән планны аңлау мөһим, без халыкның 60 процентына прививка ясарга тиеш», — дип аңлатты спикер. Жаворонков сүзләренчә... Читать дальше...


Музыкальные новости
Антонина Арталевская

Анна Данилова дала старт Всероссийской акции "Синий платочек Победы" 2024 на станции метро Курская





Rss.plus
Концерт

Владимир Брилёв: «Концерт, посвященный Великой Победе, стал доброй традицией для творческого объединения «Хрустальное соZVездие».




В Израиле сотни людей провели акцию «Бессмертный полк»

Жители Солнечногорска приняли участие в забеге в День Победы

Депутат Мособлдумы Брынцалов поздравил жителей Балашихи с 9 Мая

Работу Wink и «Кинопоиска» могут приостановить за пропаганду ЛГБТ*




Ульяновск өлкәсендә мәдрәсәләрдә уку башлана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте ислам нигезләрен өйрәнү буенча группалар җыю турында игълан итә. Уку-укыту программасында Коръән уку, тәҗвид, гакыйдә, фикh (намаз, ураза, зәкят, хаҗ) кагыйдәләрен, хәдисләр өйрәнү каралган. Бу турыда «Өмет» сайты хәбәр итте. Курсларны тәмамлаганнан соң таныклык бирелә. Шәкертләрнең Россия ислам уку йортларында белем алуны дәвам итү мөмкинлеге бар. Yзәк Җәмигъ мәчете: Имам-хатыйб Сафин Рөстәм хәзрәт... Читать дальше...

Чаллыда сайлау участогында җырлаучы әби видеосы йөзләгән лайк җыйган

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 14 сентябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда сайлау участогында җырлаган әбинең видеосы социаль челтәрләрдә йөзләгән лайк җыйды. Өлкән яшьтәге ханымның җырлавын ГЭС бистәсендәге 10 нчы мәктәпнең спортзалында төшергәннәр. Монда сайлау көнне пенсионер хатын залда тавыш яхшы ишетелүне файдаланып, татарча җыр башкарган. Күрәсең, бу импровизация уңышлы килеп чыккан — кадрларда әбигә кушылып җырлаучылар да ишетелә. «Өлкәннәрдән өйрәнәсе әйберләр бар әле. Үз гомерләрендә күпме кайгы-хәсрәт... Читать дальше...



Москва

Откровение артиста госцирка Бурятии Саяна Дондокова - Театр и дети, Культура и Россия, интервью


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Неделя мэра: новая «Иволга» и комплексное благоустройство



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Игорь Бутман

"Все наши — здесь": Бутман, Машков, Гусева, Немов поделились эмоциями от Парада Победы




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Футбольный турнир «Вызов» для студентов станет частью праздничных мероприятий ко Дню Победы

Жители и гости Москвы смогут посетить фестиваль «Московская весна»

Федерация бокса России почтила память героев в День Победы в Чехове


WTA

Саснович вышла в основную сетку турнира WTA-1000 в Риме



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


30

Отопительный сезон продлили еще в 30 округах Подмосковья из-за холодов



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России