Зилә Вәлиева: Иҗтимагый палатадан участокларга барлыгы 5698 күзәтүче җибәрелде
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева 1 июльдәге тавыш бирү вакытында 16 меңнән артык күзәтүче җибәрелгәнен, ә хәзерге вакытта барлык Иҗтимагый палатадан һәр участокка ике кеше генә җибәрелгәнен әйтте. Шулай итеп, Иҗтимагый палатадан барлыгы 5698 күзәтүче билгеләнгән. Бу хакта ул бердәм мәгълүмат үзәгендә сөйләде. «1 июльдәге тавыш бирү вакытында 16 меңнән артык күзәтүче җибәргән идек. Хәзерге вакытта барлык Иҗтимагый палатадан һәр участокка ике кеше генә җибәрдек. Читать дальше...