Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Январь
2021

Новости за 26.01.2021

Башкортстанда җырчы Вәсилә Фәттахованы искә алалар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Биш ел элек 26 гыйнвар көнне Уфада җырчы, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахова 37 яшендә фаҗигале төстә вафат булды. « Башинформ » хәбәр итүенчә, җырчының ире Илгиз Абдрәкыйпов социаль челтәрләрдәге битендә Вәсилә белән улы фотосурәтен урнаштырган һәм: «Әнисез 5 ел… (31.12.1979 — 26.01.2016)», дип язып куйган. Вәсилә Фәттахова үлгәннән соң аның хезмәттәшләре — артистлар истәлекле чаралар, концертлар, флешмоблар үткәрде. «Җырчының... Читать дальше...

Татарстан табиблары күршесе башына чалгы кадаган ир-атны үлемнән коткарып калган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Республика клиник хастаханәсенең нейрохирургы башына күршесе чалгы кадаган яшь егетне коткарып калган. Коткару тарихын клиниканың социаль челтәрдәге рәсми аккаунтында бастырып чыгардылар. «Кукмара районының бер авылында егет әле күптән түгел генә чираттагы тапкыр төрмәдән чыккан күршесенә кисәтү ясаган. Рецидивист чалгыны эләктереп ала һәм китәргә дип борылган егетнең башына кадый. Лезвия баш түбәсе сөяге аша кереп муеныннан чыккан», — диделәр хастаханәдә. Читать дальше...

Шәриф Камал исемендәге әдәби премия җиңүчеләре билгеле булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Мәдәният министрлыгы, Милли музее, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) яшь язучылар өчен оештырган «Проза» һәм «Әдәби тәрҗемә» номинацияләре буенча Шәриф Камал исемендәге әдәби премия җиңүчеләре игълан ителде. «Чәчмә әсәр» юнәлешендә Алинә Хәбибуллина, «Әдәби тәрҗемә» номинациясендә Азат Якупов лаек дип табылды. Шәриф Камал премиясенең «Әдәби тәрҗемә» номинациясендә Регина Хәмәтҗанова... Читать дальше...



Татарстан җир һәм милек турында мәгълүмати база булдыру экспериментында катнаша

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Быел Татарстан җир һәм күчемсез милек турында Бердәм мәгълүмати база булдыру экспериментында катнаша. «Сынау проекты кысаларында дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарында булган җир һәм күчемсез милек турындагы мәгълүмат бер базага тупланачак. Бу киләчәктә дәүләт хезмәте күрсәтү сыйфатын арттырачак», — диде Татарстанның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта. Илкүләм эксперимент шулай ук Краснодар... Читать дальше...

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: Радио аркылы вәгазьләрне миллионлаган кеше ишетә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Радио аркылы вәгазьләрне миллионлаган кеше ишетә ала, ди Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин. «Хәзрәтләр вәгазь әйткәндә, тарих сөйләгәндә 2-5 кеше генә тыңлый. Радио аркылы аны миллионлаган кеше ишетә, дип әйтсәм дә дөрес булыр. Без шушы вәгазьләрне сөйләп, ике кешелек савап алсак, бөтен әҗер-савапларын сез аласыз. Чөнки тапшыруларны тыңлап, халкыбыз шулардан дини белем ала», — диде ул «Тәртип» радиосы ребрендингына багышланган чарада. Читать дальше...

Уфа турында легендалар һәм мифлар җыентык итеп бастырылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Уфада яшәүчеләрне шәһәргә нигез салынуның 450 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган «Уфа тарихлары, мифлары һәм легендалары» проектында катнашырга чакыралар. «Башинформ» хәбәр итүенчә, проект кысаларында уфалылар башкала турында кызыклы фактлар, легендалар, мифлар белән уртаклаша ала. Уфа үзенең тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре, күп кенә тарихи һәм археологик һәйкәлләре белән бай. Һәр урам, йорт, истәлекле урынның үз тарихы бар. Вакыйгалар һәм кешеләр турында легендалар һәм истәлекләр саклана... Читать дальше...



«Тәртип» радиосы тапшыруларын махсус подкастларда тыңлап була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Тәртип» радиосы тапшырулары белән подкаст системасы булдырылган. «Тапшырулар базасы бик зур, хәтта аларның барысын да эфирда яңгыратып бетереп тә булмый. Шушы кыйммәтләрне халыкка тагын да якынайту өчен, без подкастлар системасын булдырдык», — дип сөйләде «Тәртип» радиосының башкарма продюсеры Айваз Садыйров «Татар-информ» хәбәрчесенә. Айваз Садыйров сүзләренчә, хәзер тапшыруларны җирнең барлык почмакларында теләсә кайсы вакытта тыңларга мөмкин. Читать дальше...

Удмуртиядә яшәүче хатын Истанбул - Казан рейсы бортында исерек хәлдә җәнҗал чыгарган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Удмуртиядә яшәүче хатын-кыз Истанбул - Казан рейсы бортында исерек хәлдә җәнҗал чыгарган. Казан аэропортындагы полициянең линия бүлеге кизү частенә Истанбул – Казан рейсы пассажирларының берсе очкычта җәнҗал чыгаруы хакында хәбәр килгән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Казан транспорт полициясе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Очкыч аэропортка төшкәч, Удмуртиядә яшәүче исерек хәлдәге 30 яшьлек хатын-кызны тоткарлаганнар. Очыш вакытында ул үзен агрессив тоткан һәм бортпроводникны мыскыл иткән. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов һәм Олег Матыцин Татарстанда спорт үсеше турында фикер алышты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе спорт министры Олег Матыцин белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды. ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, очрашуда спорт тармагын үстерү, шулай ук Казанда халыкара спорт чараларын оештыру һәм уздыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Олег Матыцин Казанга 2022 елгы Бөтендөнья кышкы олимпиадасына әзерлек һәм аны уздыру буенча республика... Читать дальше...

Танылган ислам галиме Александр Игнатенко вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). 24 гыйнварда Мәскәүдә танылган ислам галиме, Дин һәм сәясәт институты җитәкчесе Александр Игнатенко 73 яшендә вафат булган. Соңгы айда Игнатенко коронавирустан терелгәннән соң хастаханәдә дәваланган. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы институт сайтына сылтама белән хәбәр итә. Хезмәттәшләре билгеләп үткәнчә, галим бүгенге дөньяга «хакимнәргә үгет-нәсихәт» жанрын ачып һәм узган гасырның 80нче еллары башында ук дин белән сугарылган экстремизм һәм террорчылыкны тикшерүгә нигез салып... Читать дальше...

Татарстан кадастр исәбендәге 851 мең объектның мәгълүматы тулы яки дөрес булмаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Рифат Каюмов). ЕГРНда тулы яки дөрес булмаган мәгълүмат 851 мең күчемсез милек объектында ачыкланган. Моны республика территориясендә кадастр исәбенә куелган барлык җир участокларын һәм капиталь төзелеш объектларын анализлау күрсәткән. «Әлеге объектларның исемлеге муниципалитетларга өстәмә мәгълүмат җыю һәм тикшерү өчен җибәрелде. Бүгенге көндә аларның 90 проценты кабат тикшерелде. Республиканың 34 районында мәгълүматны тикшерү тулысынча төгәлләнде», — диде Татарстанның... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда махсус Олимпиада үткәрү өчен барлык ресурслар да бар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстанда махсус кышкы Олимпиада үткәрү өчен барлык ресурслар да әзер: шәһәр һәм спорт инфраструктурасы булдырылган, шулай ук профессионал-оештыручылар командасы да бар. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинеты бинасында узган чараны әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында шулай дип белдерде. Чарада Россия спорт министры Олег Матыцин да катнашты. «Татарстанда зур халыкара чаралар үткәрүдә зур тәҗрибә тупланган. Читать дальше...

Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга әзерлек башланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга әзерлек турында фикер алышты. ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, агымдагы елда һәм аннан соңгы елларда булачак чаралар, шул исәптән Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга (2022 елда) әзерлек һәм аны оештыру мәсьәләләре турында фикер алышынды. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Болгар ислам академиясе... Читать дальше...


Музыкальные новости
Певец

Певец SHAMAN приедет в Дзержинск: цены на билеты шокировали зрителей





Rss.plus
Михаил Кутушов

Компания ICDMC приняла участие в торжественном открытии выставки “Тульское качество”




Режиссер Виктор Шамиров о «городе для жизни» и своем новом кино

Максим Ликсутов: виртуальная "Тройка" разработана на базе российских технологий

Следователи узнали всё о "Смолинском маньяке": что грозит обвиняемому

МИД РФ: Путину доложили о готовности исключить Талибан из списка




Сертификатлаштыру үзәге коронавируска каршы вакциналарның хәләллеген тикшерәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). «Хәләл» халыкара сертификатлаштыру үзәге коронавирус инфекциясенә каршы вакциналарны тикшерү өчен сораулар көтә, чөнки аларның хәләллегенә (рөхсәт ителгән булуы) бәйле мәсьәлә мөселманнар өчен зур әһәмияткә ия. Бу хакта РИА Новости агентлыгы үзәкнең генераль директоры Айдар Газизовка сылтама белән хәбәр итә. «Азык-төлек продуктларының да, кеше организмына эләгергә мөмкин булган башка әйберләрнең дә хәләллеге – мөселманнар өчен мөһим фактор. Моңа дарулар да, төрле өстәмәләр... Читать дальше...

«Тәртип» радиосына яңа гимнның көен Эльмир Низамов язган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Тәртип» радиосының ребрендингында яңа гимн тәкъдим ителде. Аның көен Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Эльмир Низамов язган. «Бары тик „Тәртип“кә генә хас яңгыраш булган махсус гимн яздырдык. Бу эшкә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, талантлы композиторыбыз Эльмир Низамов алынды. Якын киләчәктә аның сүзләре дә булачак», — диде «Тәртип» радиосының PR белгече Айсылу Лерон «Татар-информ» хәбәрчесенә. Радионың яңа... Читать дальше...

Татар халкының генеалогиясен өйрәнүче Адил Беляев вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Мәскәүдә 89нчы яшендә татар халкының генеалогиясен өйрәнүче, гомер буе төрле династияләрнең килеп чыгышы һәм туганлык тарихын өйрәнгән Адил Беляев вафат була. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Адил Беляевны соңгы юлга 27 гыйнвар озатачаклар. Аны Даниловск мөселман зиратында хатыны янына җирлиячәкләр. Белеме буенча Адил Беляев төзүче була. Россиянең атказанган төзүчесе, СССР Министрлар Советы премиясе лауреаты исеменә ия... Читать дальше...

Эксперт вакциналардан коронавирус инфекциясе йокмавы хакында белдерде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Коронавируска каршы «Спутник V» һәм «ЭпиВакКорона» препаратларын кадаткан очракта, инфекция йоктыру куркынычы юк. Бу хакта «Известия» газетасы Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директоры урынбасары Александр Гореловка сылтама белән хәбәр итә. Ул аңлатып үткәнчә, күпләрне вирусны организмга кертү факты куркыта, әмма теләсә нинди вакцинация сәламәт... Читать дальше...

Башкортстан Башлыгы дүртенче тапкыр әти булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Башкортстан Башлыгы радий Хәбиров дүртенче тапкыр әти булды. «Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, 26 гыйнварда иртән хатыны Каринэ белән аларның улы туган. Бала Уфада дөньяга аваз салган, сабыйга нинди исем кушулары әлегә билгеле түгел. «Башинформ» агентлыгы комментарий бирүләрен сорап республика Башлыгының матбугат хезмәтенә мөрәҗәгать иткән. Анда Радий Хәбировның улы дөньяга килүе турындагы мәгълүматны раслаганнар. Ана һәм бала үзләрен яхшы хис итә. Хәбировлар өч малай тәрбияли. Читать дальше...

1997 елга кадәр рәсмиләштерелгән мөлкәтне Росреестрда бушлай теркәргә була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Рифат Каюмов). 1997 елның 21 июлендәге 122-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә кергән көнгә кадәр барлыкка килгән хокукларны яңадан теркәү өчен 350 сум дәүләт пошлинасы түлисе булган. 2020 елның 29 декабреннән дәүләт пошлинасы бетерелгән. «Дәүләт пошлинасын түләүне бетерү турындагы Татарстан Республикасы тарафыннан чыккан инициативаны Россия Финанс министрлыгы хуплады һәм Салым кодексына тиешле үзгәрешләр кертелде», — диде Татарстанның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре... Читать дальше...



Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о переходе российских предприятий на отечественное ПО


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Мэр: Порядка 20 новых ЖК передали под заселение по программе реновации с начала года



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Игорь Бутман

Бутман: Путин продолжает играть в хоккей для поддержания спортивной формы




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Спортивные прогнозы на OnlyBet

ЦСКА шагнул к трофею // Команда обыграла УНИКС в первом матче финала Единой лиги ВТБ

Only Bet – бесплатные прогнозы на спорт


Янник Синнер

Янник Синнер: «Нужно наслаждаться давлением, потому что мы не врачи, которые оперируют людей»



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Аделина Панина: какие элементы фэншуй должны быть на кухне, чтобы есть и худеть



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России