Дамир Исхаков: Коръәннең өчтән бер өлеше — тарих
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Коръәннең өчтән бер өлеше — тарих, дип саный Татарстан Фәннәр академиясе академигы, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков. «Мәскәүдә яшәүче гарәп галиме: „Коръәнне аңлау өчен башта 24 томлык әсәр укырга кирәк“, — дип әйткән иде. Анда тарих та булырга тиеш. Чөнки чынлыкта Коръәннең өчтән бер өлеше — тарих. Тарихтагы нечкәлекләрне аңламаганда, Ислам диненең нигезләрен дә аңлап булмый», — диде ул «Аллаһның сөекле рәсүле Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм» китабының икенче томын тәкъдим итүдә.