Синоптиклар иртәгә Татарстанда көчле җил һәм бозлавык көтелү турында кисәтә
(Казан, 27 апрель, «Татар-информ», Евгений Калашников). Чәршәмбе көнне, 28 апрельдә, Татарстанда һава торышының начараюы көтелә. Синоптиклар фаразлавынча, төнлә һәм иртән юлларда бозлавык барлыкка киләчәк. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе иртән һәм көндез көчле җил чыгачак дип кисәтә. Көнбатыштан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитүе ихтимал. Казанда исә ул секундына 17 метрга кадәр җитәчәк. Кичә метеорологлар атна ахырында Татарстанга җылы... Читать дальше...