Рәфыйк Якубов «Ак Барс» хоккей клубы генераль менеджеры вазифасыннан азат ителде
(Казан, 25 май, «Татар-информ»).«Ак Барс»ның генераль менеджеры Рәфыйк Якубов үз вазифасыннан азат ителде. Аны элек селекция хезмәте җитәкчесе булып эшләгән Марат Вәлиуллин алыштырачак, дип хәбәр итә Казан клубы матбугат хезмәте. «"Ак Барс» һәм «Татнефть» хоккей системасы Рәфыйк Хәбибулла улына нәтиҗәле һәм уңышлы эше өчен рәхмәт белдерә. Аның профессиональлеге аркасында үз лигаларында Әлмәт «Нефтянигы» һәм Казан «Ак Барс»ы чемпион булды, бу безнең клублар үсешенә бәяләп бетергесез өлеш. Бүген «Ак Барс» трансфер базарында эшен дәвам итә... Читать дальше...