Искәндәр Гыйләҗев Финляндия татарлары сакланып калу тарихын Европага үрнәк дип атады
(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Финляндия татар җәмәгатьчелеге имамы Рамил хәзрәт Беляевның «Татары Финляндии» китабын әзерләүдә катнашучылар Финляндия татарлары сакланып калу тарихын Европага үрнәк дип саный. «Ничек үзен саклап кала алган? Без Казанда күбәү яшибез — татарча сөйләшмибез, балаларыбыз сөйләшми. Аларның татарча сөйләшү сере кайда? Безгә шул тәҗрибәне өйрәнергә кирәктер», — диде күренекле галим Искәндәр Гыйләҗев. Галим Финляндия татарлары турында китапны системалы караш белән эшләнгән дип бәяли... Читать дальше...