Кешенең кайсы очракта ковид белән авырып китмәячәге билгеле
(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Кеше S-аксымга антитәнчекләре булганда коронавирус инфекциясе белән авырмаячак, — дип белдерде Гамалея исемендәге Эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү үзәге директоры Александр Гинцбург. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. «Билгеле бер дәрәҗәдә мондый антитәнчекләр булганда, кеше „Ухан“ коронавирусы белән дә, Һиндстан штаммнары белән дә авырмаячак», — диде Гинцбург. Ул билгеләп үткәнчә, антитәнчекләрне тикшерү өчен иң кулай тестлар — «Вектор-Бест» һәм «Ниармедик».