Ангола Татарстан белән хезмәттәшлекне киңәйтү белән кызыксына
Ангола Татарстан белән тагын да тыгызрак хезмәттәшлек итәргә, шулай ук бу хезмәттәшлекне берничә юнәлеш буенча киңәйтергә тели. Бу хакта Анголаның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Аугусто да Силва Кунья Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиленең халыкара һәм икътисади элемтәләрне координацияләү буенча урынбасары Фәннур Гарифуллин белән очрашуда белдерде.
Читать дальше...