Россия мөфтие пандемия вакытында бурычларны гафу итәргә кирәк дип саный
(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Россия мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесе, Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов пандемия тирәсендәге катлаулы вазгыять аркасында бер-береңә финанс бурычларны гафу итәргә кирәк дип саный. Бу турыда РИА Интерфакс хәбәр итә.
«Без кемгәдер бурычка бирүчеләргә дустыңны гафу итә аласыңмы дип мөрәҗәгать итәбез. Һәр ел саен мондый хәл булмый, бу шулай ук изге эш булачак. Син бит динле кеше — яхшылык эшлә, дога һәм сүз белән генә түгел, ә чын күңелдән үзеңне күрсәт!» — диде мөфти дүшәмбе көнне Мәскәүдә онлайн-брифингта.
Крганов шулай ук арендага бирүчеләргә аренда түләвен гафу итү мөмкинлеген табу үтенече белән мөрәҗәгать итте. «Без рухи яктан бер-беребезгә ярдәм итәргә тиеш», — диде мөфти.
Моннан тыш, ул хәлле мөселманнарны Рамазан аен көтмичә социаль салым — зәкать түләргә чакырды. Крганов искәрткәнчә, зәкать — исламдагы биш баганасының берсе санала, һәм аны үтәү — ул изге эш.
Мөфти искә төшергәнчә, исламда Монакода үз йорты яки катеры булган кеше бай түгел, ә 85 грамм алтын кадәр яки 300 мең сумга якын акчасы булган мөселман кеременең кырыгынчы өлешен аз керемле кешеләргә тапшырырга тиеш. Мөлкәтне санаганда зәркән бизәнү әйберләре дә санала, автомобильләр исәпкә алынмый.
Сәдака алырга лаеклы кешеләр арасында мөфти пандемия аркасында эштән чыгарылган кешеләрне һәм юлчылар категориясенә керә торган мигрантларны атады.