Мишустин коронавирус белән көрәшүчеләргә каралган түләүләр турындагы карарны имзалады
(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). РФ Премьер-министры Михаил Мишустин яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәшүчеләргә стимуллаштыручы түләүләр турындагы карарны имзалады. Министрлар Кабинеты сайтында шундый мәгълүмат урнаштырылган.
«Коронавирус белән авыручыларга ярдәм күрсәтүче яки яңа инфекция таралуга каршы көрәшкә җәлеп ителгән федераль хакимият органнары карамагындагы оешма хезмәткәрләре, хәрбиләр һәм башка белгечләр аерым хезмәт шартлары өчен стимуллаштыручы түләүләр алачак», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.
Карарда билгеләп үтелгәнчә, түләүләр Сәламәтлек саклау, Оборона, Мәгариф, Икътисади үсеш, Хезмәт һәм социаль яклау, Эчке эшләр, Росгвардия, Федераль иминлек хезмәте, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте карамагындагы учреждение хезмәткәрләренә каралган.
Әлеге оешмаларда эшләүче гражданнар хастаханә һәм поликлиника табиблары белән бертигез дәрәҗәдә коронавирус инфекциясенә каршы көрәшкә җәлеп ителгән. Аларның күбесе авырулар белән турыдан-туры эш итә, үзләренең тормышын һәм сәламәтлеген куркыныч астына куя.
Әлеге максатларга Хөкүмәтнең резерв фондыннан 5 миллиард сумнан артык акча бүленәчәк. Түләүләрнең күләме белгечнең айлык уртача кеременең 20-100 процентын тәшкил итәчәк һәм аның биләгән вазифасына бәйле булачак.