Самара өлкәсенең «Туган як» оешмасы халыктан гаилә фотоларын җыя
(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Самара өлкәсенең Камышлы районы «Туган як» милли мәдәниятләрне үстерү җирле иҗтимагый оешмасы, фотолар җибәрүне сорап, район халкына мөрәҗәгать итте. Бу хакта « Самар татарлары » сайты яза. «Әгәр районыбызның һәм барлык авылларның бай тарихы саклануын телисез икән, безгә гаилә архивларында саклана торган тарихи фотолар җибәрегез», дип мөрәҗәгать итәләр халыкка. Гаилә белән бергә, хәрби хезмәттә, эштә, бәйрәмнәрдә, коллектив белән төшкән, биналар һәм корылмалар, Камышлы районы авыллары, урамнары сурәтләнгән фотолар юллагыз. Алар 2000 елга кадәр төшерелгән булырга тиеш. Сурәтләнгән кешеләрнең исемнәрен, якынча ничәнче елда төшерелүен, урынын, бинаның атамасын (һ.б.) күрсәтегез. Фото турында кыскача белешмә бирегез. Фотоларны түбәндәге электрон почтага җибәрергә мөмкин: railya02@mail.ru или kam_adm@bk.ru, диелә мөрәҗәгатьтә.