Рөстәм Миңнеханов Бакчачы көненә багышланган ярминкә кунагы булды
(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» агросәнәгать паркында Бакчачы көненә багышланган ярминкәне карап узды. Чара Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән оештырылган. Аның максаты — республика территориясендә бакчачылык һәм яшелчәчелекне үстерү. Казан, Чаллы, шулай ук Әлмәт, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Түбән Кама, Питрәч, Тукай һәм Чистай районнарыннан коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләре (СНТ) җиләк-җимеш, яшелчә, җиләк-җимеш агачлары үсентеләре һәм башка продукция алып килгән. Биредә шәһәр халкы бакчачылар үстергән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып ала, төрле конкурсларда һәм мастер-классларда катнаша ала. Чистайлылар Рөстәм Миңнехановны көзге уңышны мактау сүзләре белән театральләштерелгән күренеш белән каршы алды. Аннары Президент сәхнәдән Бакчачы көне белән котлап чыгыш ясады. Рөстәм Миңнеханов Татарстанда 380 меңләп бакча участогы булуын, 1 млн кеше бакча хәзинәләреннән сыйлануын әйтте. «Быел бакчалар үзен аеруча күрсәтте. Пандемиядә кешеләргә каядыр барырга кирәк иде, кешеләр бакчага барды. Бакчачы булган кеше гел натураль продукция белән туклана, кышка азык әзерли. Алга таба да бакчачыларга ярдәм итәчәкбез. Мул уңыш, яхшы кәеф телим», — диде. Чаллыдан Роза Фәйрушина «Бакчачы көне» ярминкәсендә икенче ел рәттән катнаша. «Узган ел тәкъдим иткәч, бик ошады, киләсе елга да чакырырсыз дидек. Шактый сатып алдылар. Персик, абрикос һәм слива кушып ясалган яңа Шарафуга сорты, сливаның чернослив исемле сорты, Майнер сортлы чия, грушаның зур баллы сортлары үсентеләре белән мактана алабыз. Аерым тәрбия кирәкми», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. Чистайның Исләй авылыннан килгән фермер Кадрия Чернышова да «Татар-информ» хәбәрчесенә фикерләрен әйтте. «Бакчачы көне» ярминкәсе кешеләргә бер-берсеннән яңа әйберләргә өйрәнергә мөмкинлек бирә. Кемнең нәрсә белән шөгыльләнгәнен белеп, яңа мәгълүмат туплап кайтасың. Кишер, чөгендер, кәбестә, бал алып килдек. Бигрәк тә кишерем, чөгендерем уңды, бик баллы сорт», — диде.
Ярминкә белән шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов танышып йөрде. Ярминкәгә Татарстан Кулланучы оешмалары берлегенең район бүлекчәләре дә үзләреннән өлеш кертә. Сатуда иң сыйфатлы һәм бары тик натураль әйберләр. Кулланучы кооперативларына 25 яңа машина ачкычы да тапшырылды.
Республикада барлыгы 900 дән артык бакчачылык ширкәте теркәлгән. Миллионнан артык татарстанлының 20 мең гектардан артык мәйданда 376 мең бакча участогы бар. Татарстанда 2017 елдан бирле бакчачыларның проблемаларын хәл итүгә 500 млн сумнан артык акча бүленә.