Синоптиклар янә Татарстанда кырау һәм җил хакында кисәтә
![Синоптиклар янә Татарстанда кырау һәм җил хакында кисәтә](https://tatar-inform.tatar/attachments/f1d1689a40e7fecce26d47b5d1af04458ae8f247/store/fill/780/440/e853aa3a4381b5abd8d345e9e5cc732acab1b7d359abe68588b7bb269f0b/IMG_7073.jpg)
(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Якшәмбе көнне Татарстан Республикасы территориясендә янә кырау төшү һәм җил көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Кайбер районнарда туфракта -1 градуска кадәр кырау төшәчәк», - диелә хәбәрдә.
Көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 4-9 метр тәшкил итәчәк.