Татарстанда җиңел автомобиль һәм йөк машинасы бәрелешкән, өч кеше зыян күргән
(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстан юлында җиңел автомобиль һәм йөк машинасы бәрелешү нәтиҗәсендә өч кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.
Аларның сүзеннән аңлашылганча, авария бүген төнге беренчедә Әлмәт районының Габдрахман авылы янында булган. Биредә «Хендэ» автомобиле зур тизлектә «КАМАЗ» машинасына килеп бәрелгән. «Машина йөртүченең караңгыда йөк автомобилен күрмәве дә ихтимал. Авариядә ким дигәндә өч кеше – егет белән кыз (пассажирлар), шулай ук шофер зыян күргән. Ашыгыч ярдәм табиблары аларны хастаханәгә алып китте», - дип белдерде шаһитлар.