Васил Шәйхразиев Азнакайда эш сәфәрендә: «Башкарган эшләрегез төпле һәм сыйфатлы»
(Азнакай, 11 сентябрь, «Татар-информ», « Маяк »). 10 сентябрьдә Азнакайга Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәргә килде. Аны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин озата йөрде. Аның сәфәре шәһәрнең 9нчы урта мәктәбендә федераль программа буенча төзелгән спорт мәйданчыгын — заманча футбол кырын ачудан башланды. Районда спортка игътибар зур һәм шөгыльләнү өчен киң мөмкинлекләр тудырылган. Бу көнне алар республика кунагы алдында уңышларын да тәкъдир итте. Быел районда республика программасы нигезендә һәм нефтьчеләр ярдәмендә 4 балалар бакчасына капиталь ремонт ясалды. Васил Шәйхразиев шуларның берсе — 15нче «Алтын балык» балалар бакчасында бәйрәмдә катнашты. Биредә башка балалар бакчалары да кул эшләре күргәзмәләре белән килгән иде, үз эш тәҗрибәләрен дә күрсәттеләр. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары шулай ук федераль программа буенча төзекләндерелгән Сөембикә урамы, нефтьчеләр ярдәмендә реконструкцияләнгән ачык бассейн һәм волейбол мәйданчыклары белән дә танышты. Районда «Безнең ишегалды» республика программасы буенча быел 28 ишегалдында эшләр бара. Васил Шәйхразиев шушы программа нигезендә төзекләндерелгән Шәйхетдинов урамындагы 17нче йорт ишек алдында да булды һәм анда халык белән очрашты. «Бүгенге көндә президент гамәлгә куйган иллеләп программа бар, аларны тормышка ашыруга 50 млрд сум акча бирелә. Азнакайлылар бу программалардан нәтиҗәле файдалана. Башкарган эшләрегез төпле һәм сыйфатлы. Азнакай республикада күләмендә күп кенә юнәлешләр буенча үрнәк булып тора. Бу — район башлыгы Марсель Шәйдуллинның үз командасы һәм халык белән бердәм эшләве нәтиҗәсе», — диде Васил Шәйхразиев эшлекле визит барышында алган тәэсирләре белән уртаклашып. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин республика җитәкчелегенә һәрдаим ярдәмнәре өчен рәхмәтен белдерде.