Ютазы районы Байлар авылында капиталь ремонттан соң мәдәният йорты ачылды
![Ютазы районы Байлар авылында капиталь ремонттан соң мәдәният йорты ачылды](https://tatar-inform.tatar/attachments/6da9646b1b8a6f4e882d6eec3f6c0aa268aeff97/store/fill/780/440/337954dd108b337c963a9f21e597ef01b80e3e326fb801c876046422a184/2b8f369fc325df973c2b479a4e942fbf.jpg)
(Ютазы, 11 сентябрь, «Татар-информ», « Ютазы таңы », Ильмира Галиева). Ютазы районы Байлар авылында капиталь ремонттан соң мәдәният йорты ачылды. Клуб алды территориясендә кадерле кунакларны «Ютазы йоздызлары» халык бию ансамбле каршы алды. Клуб фойесында кул эшләре күргәзмәсе эшләде. Байлар авылы мәдәният йортының яңа канәфиләр һәм сәхнә пәрдәләре белән тәэмин ителгән зәвыклы тамаша залына җыелган кунакларны сәламләп, Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов әлеге мәдәният учреждениесенең чын мәдәни тәрбия учагына әверелүен теләде. Ул Байлар авылы клубын яңа йорт туе белән котлап, аның директоры Руслан Исламовка 100 мең сумга сертификат тапшырды. Ленар Хәкимҗанов Урыссу балалар сәнгать мәктәбе педагогы Камил Ибраһимовка һәм Салкын Чишмә авылы китапханәчесе Зәһинә Ибраһимовага күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Татарстан Мәдәният министрлыгының Мактау грамоталары тапшырды. Тантананы район мәдәният йорты солистлары һәм иҗат коллективлары дәвам итте. Өр-яңа сәхнәдә башкарылган матур җырлар һәм ялкынлы биюләр тамашачыларның көчле алкышына күмелде. Эш сәфәрен дәвам итеп, Ленар Хәкимҗанов Яссытугай, Димтамак, Алабакүл мәдәният учреждениеләрендә Ул ютазылыларга мәдәни учреждениеләрне киләчәктә дә төзү һәм булганнарын капиталь ремонтлауда мөмкин кадәр ярдәм кулы сузарга вәгъдә итте.