Бүген Камал театрында журналистлар турында спектакль премьерасы була
(Казан, 11 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры журналистлар тормышыннан «Өйләнәм.tat» дип аталган усал комедия чыгарды. Премьера алдыннан ул журналистларга күрсәтелде. «Өйләнәм.tat» — Илгиз Зәйниевның Камал театрында чакырылган режиссер буларак беренче эше. «Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе итеп билгеләнгәнче ул Камал театры режиссеры иде. Әлеге әсәрен ул куелыш барышында төзәтмәләр кертә-кертә үз пьесасы буенча сәхнәләштерде. Илгиз Зәйниев журналистика темасына алынуыың сәбәбен алар аша җәмгыятьнең күп проблемаларын күрсәтеп булу белән аңлата. Спектакльдә вакыйга шәхси редакциядә бара, берничә журналист төрле кешеләрдән интервью ала. Илгиз Зәйниев образга татар дөньясында эшләгән журналистларны күчереп куймаган, җыелма геройлар ясаган. Премьера алдыннан спектакль карарга килгән журналистлар сәхнәдәге кешеләрдә төрле журналистларның чалымнарын тапты. Спектакльне сәхнәгә куючы рәссам — Геннадий Скоморохов. Композитор — Эльмир Низамов. Балетмейстер — Сәлимә Әминова. Видео буенча режиссерлар — Илшат Рәхимбай һәм Гөлназ Хәсәнова. Спектакльнең премьерасы 11, 12, 13 сентябрь көннәрендә.